Сабабаш авылында яшәүче Касимова Мөсәлия Төхбәт кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Саба районы Сабабаш авылында яшәүче Касимова Мөсәлия Төхбәт кызына 2026 нче елның 19 нчы маенда 90 яшь тулды
Касимова Мөсәлия Төхбәт кызы 1936 нчы елның 19 нчы маенда Башкортстаннын Мишкә районы Карач авылында биш балалы гаиләдә туа. Башлангыч белемне туган авылында ала.
Хезмәт юлын бик иртә башлый. Кыз бала өчен бик кулай булмаган Ташкент шәһәрендә, тимер юлында эшли башлый. Күп вакыт узмый, Касимов Каниф белән таныша. 1960 еллда Саба районына Сабабаш авылына күчеп кайталар. Шунда гомер итәләр, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Мөсәлия апа Сабабаш авылында мунчала цехында эшли башлый, хезмәтен зур бәяләп, почет тактасына да куялар. 1991 елда лаеклы ялга чыга.
Хәзерге көндэ кызы Дамира тәрбиясендә, балалар һәм оныклар кадер-хөрмәтен тоеп яши. Юбиляр аларга игътибарлары һәм җылы карашлары өчен рәхмәт әйтеп гомер кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев