Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Саба районы мөхтәсибәте өчен намаз вакытлары

95 яшьлек юбиляр

Бу көннәрдә Мингәр авылында яшәүче Бибиниса Гыйният кызы Баһманова 95 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды. Юбилярга мәртәбәле бүләкне җирлек башлыгы тапшырды.

 Бибиниса Баһманова Тимершык авылында 18 балалы гаиләдә 16нчы булып дөньяга килә,  барлыгы биш бала үскәннәр. Тимершык җидееллык мәктәбендә 4 сыйныф белем ала. 1943 елның мартында ФЗӨгә алына, анда 3 ай укыгач, заводка эшкә керә. «Казанстрой», «Горгаз» оешмаларында эшли. 1969 елда  сугыш ветераны Галихан Баһманов белән гаилә коралар. 1973 елда ире вафат була.  Бибиниса Баһманова  «Пушкин»  колхозында эшләп, 1982 елда лаеклы ялга чыга. Тыл ветераны Бибиниса Баһманова   кызы Гөлнара белән Миңгәр авылында гомер кичерә.   17 оныгы, 25 оныкчыгы бар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев