Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Саба районы мөхтәсибәте өчен намаз вакытлары

Ислам диненә - 1100 ел

Болгарда Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан район хакимиятеннән котлау алдык. ”Сезне республикабыз халкы өчен зур вакыйга – Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне белән чын күңелдән котлыйбыз!

Без борынгы бабаларыбызның игелекле гамәлләреннән горурлык хисләре кичереп, әлеге олуг вакыйгаларны хәтердә яңартабыз, аларның рухларына чын күңелдән дога кылабыз. Ислам дине тынычлык, иминлек дине, ул бер-береңә ярдәм итәргә,һәр милләт вәкиленә, дин тотучыларга хөрмәт белән карарга, изгелек кылырга өнди. Алга таба да Ислам төшенчәләренә тугры булган халәттә, татулык, иминлек өчен тырышлыгыбызны сүздә генә түгел, гамәлдә дә күрсәтик. Бөек Болгарның борынгы ташлары шаһит булган данлы үткәнебезгә тирән ихтирам белән карыйк, үткәннәрне онытмыйк, бабаларыбыз рухын ихлас дога белән искә алык. Һәркемгә сәламәтлек, күңел һәм җан тынычлыгы, гаилә иминлеге телибез. Ил-көннәребез тыныч, күк йөзебез аяз булсын!” диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев