Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кылган гамәл булсын яхшыдан

«Аллаһ сезнең дәрәҗәгезгә дә, байлыгыгызга да карамый. Ул сезнең күңелләрегезгә карый».

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа сәллаһу галәйһи вәссәлам

Димәк, без күңел сафлыгы белән генә Аллаһка якын булабыз.Әле бу өлкәдә һәркайсыбызга иксез-чиксез эшлисе бар. Кызганыч ки, без бүген күңелебезне сафландырасы урынга байлык, дәрәҗә артыннан куып, үзебезне дә харап итәбез, дингә дә зыян салабыз. Югыйсә, җитәкче булу ул әле кеше булу, дигән сүз түгел. Берәүне зур җитәкче итеп сайлап куйганнар. «Нинди изгелекләрем өчен мине бу урынга куйдылар микән?»- дип горурланып, уйланып утыра икән, янына бер фәрештә килеп: «Горурланма. Бу халыкның гөнаһысы күбәйде. Шуңа күрә алар бу дөньяда иза чиксеннәр, дип Аллаһ аларга сине сайлатты.Синең дә гөнаһың күп, син бу урының белән ахирәттә газапны арттырачаксың»,-дигән.

  Имам Газали хәзрәтләре: «Әгәр кеше үз күңелен тикшереп, аны төзәтү өчен эшләсә, һичкемне тикшерергә вакыты калмас иде»,-дигән. Күңелеңне Аллаһның зикере белән никадәр күбрәк тутырсаң, дөньяны уйларга урын әзрәк калыр.

Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазьләреннән.

Фото: https://cdn.pixabay.com | jpeter2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев