Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кылган гамәл булсын яхшыдан

Кылган гамәл булсын яхшыдан

Яхшы итеп яшибезме без, яман итепме? Аллаһ бән­­дәләрне сынар өчен, төр­ле-төрле ке­ше­ләрне ярат­­ты.

Ул: «Кай­бе­рәү­ләр­­нең дәрәҗәсен югары күтәреп, кай­бер­ләрнекен түбән тө­ше­реп сынармын Мин сезне» дигән. Кайберләрнең ях­шы, кай­берләрнең начар яшәве кылган гамәле белән генә түгел, шөкерана кылуыннан да килә. Кайвакыт әнә шуның белән алданабыз. Әнә ул урлый да, сүгенә дә, кешесен дә рәнҗетә, бик әйбәт яши әле, ә тегесе  намаз укудан туктаганы юк, үзе хәерчелектә яши, – дибез. Шуның аркасында бик күп кешеләр дөньяда кяфер булалар. Хакыйкатьне аңлый ал­мыйлар. Чөнки алар хакыйкатьне Коръән аятьләре, хәдисләр белән түгел, дөнья байлыгы белән генә үлчиләр. Бай яши икән, димәк, әйбәт. Ярлы яши икән, ди­мәк, начар. Хакыйкать анда түгел, хакый­кать мәңгелеккә барасы җирдә көтеп тора. Дөнья – ул сезнең кулыгызда бер алдавыч уенчык, ди Аллаһ. Кемнәр шушы  уенчыкка алданмадылар, Аллаһы кыямәт көнендә шуларга рәхим­ле.

Җәлил хәзрәт Фазлыев

 Вәгазьләреннән

Фото: https://cdn.pixabay.com | jpeter2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев