Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кылган гамәл булсын яхшыдан

Кылган гамәл булсын яхшыдан

Хәзер ай календаре буенча Рәҗәб ае бара.

Ул- Ислам динендә булган дүрт изге айның берсе. Рәҗәб аенда Пәйгамбәребезнең әти-әнисе кавышкан. Айның 27 нче кичәсендә Пәйгамбәребез күккә ашкан, Аллаһ Тәгалә белән очрашкан. Безгә шушы көнне биш вакыт намаз фарыз булган. Кыскасы, бу айда мөселманнар тарихына, динебез тарихына бәйле әһәмиятле вакыйгалар күп. Шуңа да Рәҗәб ае изге ай санала. Шәгъ­бан ае да изге ай. Аннары изге Рамазан ае килә. Шушы айлар безнең Рамазан аена әзерлегебез дә булып тора. Рәҗәб аенда без инде Рамазан аена чын-чынлап әзерлегебезне башлыйбыз. Нәфел уразалары тотабыз, садәкалар би­рәбез. Шулай иттереп, Аллаһ Тә­галә тарафыннан һидәят өчен, туры юлга күнәр өчен, безгә бүләк итеп бирелгән изге аена әзерләнә башлыйбыз. Изге айларда тәүбәгә килү бик саваплы, һәркайсыбызның эшләгән гөнаһылары бар, аларны искә төшерергә, «Әстәгъфируллаааһ»ны күп әй­тергә, гөнаһларыбызга тәүбә кылырга кирәк. Аллаһ Тәгалә әйтә: Рәҗәб аенда мин ачуымны бикләп куярмын, рәхмәтем яңгыр шикелле явар, – ди. Бу изге айларда әҗер-савап 100 мәртәбә артыграк булыр, садәка биреп, ятимнәрне, мескеннәрне, авыруларны сөендерү дә бик саваплы санала.

     Җәлил хәзрәт вәгазьләреннән.

Фото: https://cdn.pixabay.com | jpeter2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев