Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кылган гамәл булсын яхшыдан

Кылган гамәл булсын яхшыдан

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әй, адәм баласы, өең белән мактанма, актыккы өең кабер булыр, әй, адәм баласы, кигән киемең белән горурланма, актыккы киемең кәфен булыр, әй, адәм баласы, утырып йөргән әйберләрең белән мактанма, актыккы барган нәрсәң кабык булыр, әй, адәм баласы, ашаган ризыгың белән мактанма, беркөн үзең башкаларга ризык булырсың», - дигән.

.Сөекле рәсүлебез бер хәдисендә «Кем үлә - ул йокысыннан уяна»- дип тә әйтә. Димәк, бу дөнья төш кенә. Мондагы кыйммәтләр анда ярамый. Әлбәттә, соңгы юлга матур итеп озатсыннар, әмма анда алып барырлык изге гамәлләрегез дә булсын. Бер галим: бу дөнья язгы кояш астындагы кар кебек, эреп юкка чыгачак. Ә изге гамәлләр кыйммәте асылташлар кебек, торган саен бәһаләре арта, дигән. Газиз дин кардәшләрем, шул асылташларны күбрәк әзерлик. Һәркем гомеренең соңгы сулышына кадәр игелек эшләп калырга тырышырга тиеш.
            

    Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазьләреннән.

Фото: https://cdn.pixabay.com | jpeter2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев