Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кылган гамәл булсын яхшыдан

«Минем өммәтемдә дә өч төрле кимчелек бар. Алар әле һаман йолдыз гыйлемнәре белән шөгыльләнәләр, алар төрле шомлануларга, ырымнарга да ышаналар, аларның күңелләрендә көнчелек тә бар»

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм

Әдәм булган кешедә, нәфес булган кешедә көнчелек, әлбәттә, булмый калмый инде. Әмма иманлы кеше үзенең иманы, гыйлеме белән шушы көнчелекне тыеп торырга тиеш. Ул аның киңәеп, әрсезләнеп, авыруга әйләнүенә юл куймаска, тышка да чыгармаска тиеш. Авыруның кечкенә генә билгеләре сизелә башласа, без табибка барабыз, дарулар эчәбез, авыртуны басарга тырышабыз. Көнчелек тә - шундый чир. Бездә нәрсәгәдер шундый борчылу, көнчелек бар икән, тизрәк тәһарәт алырга, намазлар укырга кирәк, алай итеп тә баса алмасаң, ураза тот. һәм Аллаһ Тәгаләдән күңелендәге шушы чирне чыгаруын сорарга кирәк. Берәүдән күпсенсәң, Аллаһ Тәгалә үзеңнекен юк итәр.  Аллаһ Тәгалә дәрәҗәне дә, байлыкны да безгә сынау өчен бирә.Пәйгамбәребезнең  (с.г.в) мондый хәдисе бар: дөньяда сез - һәркайсыгыз көтүчедер, һәркем үзенең көтүе өчен җавап бирер, ди. Кеше нихәтле зуррак дәрәҗәгә ирешкән саен,  Аллаһ Тәгалә каршында җавап бирәсе дә күбәя бара. Ул тәмугка да тизрәк керергә мөмкин. Бу - бик куркыныч сынау. Берәүгә шундый сынау куелган икән, берәүне Аллаһ Тәгалә шулай сыный икән, йә булмаса, Аллаһ Тәгалә берәүне байлык белән сыный икән, моңардан иманлы әдәм һич көнләшмәскә тиеш.

Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазьләреннән

Фото: https://cdn.pixabay.com | jpeter2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев