Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кылган гамәл булсын яхшыдан

Мөхәммәт галәйһиссәламнең бер хәдисе бар:

«Берәү, сукырга ярдәм итеп, 40 адым җитәкләп барса, ул кешенең тәне җәннәткә (вәҗиб) лаек булыр, шуның кадәр савап алыр» ди. Шушы хәдис гарип, акылга зәгыйфь,инвалид кешеләргә ярдәм итүнең савабы нихәтле күп булуын дәлилләп тора.

Аллаһ Тәгалә безне дөньяга камил итеп яраткан икән, инвалидларга ярдәм итү- безнең сәламәтлегебезнең бер зәкате, бер гошере. Хак Тәгалә кыямәт көнендә бездән: бирелгән сәламәтлегеңне кайларда файдаландың?- дип сораячак. Җавап биргәндә йөзебез ак булсын өчен, без сәламәтлегебезнең бер өлешен авыру кешеләргә ярдәмгә сарыф итәргә тиеш. Шушындый кешеләр бар икән авылда, бу авылга Аллаһның биргән бер рәхмәте, Аның безгә биргән сынавы. Шулар аркасында кайсыбыздыр җәннәткә керә ала, аларга салкын караучыларның яхшы гамәлләре юкка чыгып, тәмуглы булуы да бар. Әйтик, урамдагы чатта бер сукыр тора, аңа урам аша чыгу кирәк, шундый кешене күрсәгез,йөгереп барып ярдәм итәргә итәргә тиешсез. Балаларыбызны да шушылай итеп тәрбияләргә кирәк. Инвалидлардан көлмәскә, мыскыл итмәскә, алар булып кыланмаска, аларга һәрвакыт ярдәм итәргә тырышырга тиешбез.

Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазьләреннән.

Фото: https://cdn.pixabay.com | jpeter2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев