Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кылган гамәл булсын яхшыдан

Нәрсә ул гошер сәдакасы, кайчан һәм кемгә бирелә?

Аллаһы Тәгалә елларыбызны бәрәкәтле итте, алтын көз җитте. Аллаһы Тәгалә кояшлы көннәрен дә, яңгырларын да бирде. Күпләребез инде кыяр-помидор җыеп, суган-бәрәңгеләрне алып, файдасын күрә башладык. Шушы нигъмәтләрне бирүче Аллаһка һәрвакытта шөкер кылырга тиешбез. Уңыш аз булды, дип, саранланып йөрергә түгел, ә бар булганына канәгатьләнеп, Раббыбызга рәхмәтеңне белдерергә кирәк. Хәдисләрнең берсендә: “Бай кеше — канәгать булган кеше”, диелә. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтебезне кушканын үтәп, тыйганнарыннан тыелып белдерик. Көз айларында мөселманнарга бер бурыч йөкләтелде – гошер сәдакасы тапшыру.

“Гошер — ул җирдән җыеп алынган уңышның (бәрәңге, суган, кишер, бал, чөгендер һ.б.) зәкяте. Ә зәкят бирү исә — Ислам диненең өченче баганасы. Бу гамәлне инкарь итүче кеше, әлбәттә, көферлеккә төшә. Ә инде аны ниндидер сәбәп, әйтик, саранлык белән үтәмәүче кеше зур гөнаһлы булыр. Аллаһы Тәгалә “Бәкара” сүрәсенең 277нче аятендә безгә шундый бер нәсыйхәтен җиткерә: “Иман китереп, изге гамәлләр кылучы, намазларын укып, зәкятләрен бирүче мөэминнәрнең әҗере Раббылары хозурында. Аларга әхирәттә курку һәм көенү булмас”. Ягъни шушы гамәлләрен башкарган кеше кыямәт көнендә бернинди дә курку, көенүне күрмәс, ди.

Без җирдә яңгыр суы белән үскән уңышның уннан берен (үзең су сибеп үстергәннең егермедән берен) фәкыйрьләргә бирергә тиеш булабыз. Бу барыбыз алдында да зур гамәл-гыйбадәт булып тора, без шул сәбәпле генә малларыбызны, ризыкларыбызны чистарта алабыз. Әгәр кеше гошер бирмәсә, үзе үстереп ашаган ризыгының һәр унынчы кисәге (чөнки ул мохтаҗлар өлеше) хәрам була. Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызны да хәрам ризыклар ашаудан сакласа иде.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: “Әгәр дә кешеләр үлчәүдә хыянәт итсәләр, тормышларында авырлык күрерләр, азанга игътибар итмәсәләр, тынычлык тапмаслар, тиешенчә (Аллаһ кушканча) киенмәсәләр (гаурәтләрен капламасалар яисә зинаны ачыктан-ачык кылсалар), Аллаһы Тәгалә аларга күз күрмәгән, колак ишетмәгән авырулар җибәрер, тиешле зәкят гошерләрен бирмәсәләр, яңгырны вакытында яудырмас (яңгыр яуса да, үсемлек һәм хайваннар хакына гына булыр)”, – диде.

Бу дөньяда адәм баласы үзенә бирелгән малның Аллаһы Тәгаләдән булуын оныта. “Үзем таптым, үзем тырышлык куйдым, эшләдем”, ди, мәгәр эшләсә дә, бирүчесе Аллаһ Раббыбыз икәнлеген онытып җибәрә. Аллаһы Тәгалә үз дөньясы белән генә яшәгән, Аллаһ биргәннәрдән өлеш чыгармаган бәндәләр хакында “Әл-Гыймран” сүрәсенең 180нче аятендә болай ди: ”Рәхмәт итеп Аллаһ биргән малда саранлык кылучы кешеләр уйламасыннар саранлыклары үзләренә файда, дип. Саранлыклары үзләренә начарлыктыр, саранлык белән җыйган маллары тиздән кыямәт көнендә муеннарына чорналыр. Җирдәге вә күкләрдәге байлык Аллаһныкы бит һәм Аллаһ - сезнең кылган эшләрегезне белүче”. Бу аять — саран кеше хакында.

Без үзебезгә сорау бирергә тиешле: бәлки, зәкят чыгарырга малыбыз җитмидер? Тик гошер сәдакасын бирергә күпләребезнең мөмкинлеге бар. Аллаһы Тәгалә “Тәүбә” сүрәсенең 60нчы аятендә: “Сәдакалар – фәкыйрьләргә, мескеннәргә, әмир тарафыннан куелган зәкят җыючыларга, вә зәкят өчен Исламга күңелләре өлфәт хасыйл иткән кешеләргә, тоткында булган кешеләргә, бурычын түләргә көче җитмәгән бурычлы кешеләргә, Ислам дине өчен Аллаһ юлына һәм малсыз калган мосафирларгадыр, шул күрсәтелгән урыннарга бирмәк Аллаһтан фарыз ителде. Аллаһ - белүче һәм хөкем итүче”.

Югарыда санап кителгән җирләргә биргәндә генә аның әҗере була. Башка җиргә эләксә, исраф була. Чөнки Аллаһы Тәгалә аңа кая бирергә икәнлеген күрсәтте. Шул сәбәпле, гошер сәдакасын мәдрәсәләргә, бигрәк тә дини уку йортларында белем алучыларга бирү хәерлерәк. Ни өчен аны мәдрәсәләрдә укучы шәкертләргә бирү өстенрәк соң? Чөнки җыеп алынган уңышны бер генә кешегә бирсәң, аның череп, бозылып исраф булуы бар. Шуңа күрә, күп кенә дин галимнәре раславынча, аны мәдрәсәгә бирү хәерлерәктер. Рәсүлебезнең (с. г. в.) сәхабәсе Гомәр (р. г.) бер вәгазендә сәхабәләргә шундый сүз җиткерә: “Бөтен дөнья малын бер кашыкка тутырып кулыма бирсәләр, мин аны динне өйрәнүче шәкертнең авызына каптырыр идем”, ди" - дип яза Октябрьский шәһәреннән имам-ахун Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев