Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кылган гамәл булсын яхшыдан

Җомга вәгазьләре

Без үзебезне мө­селман дибез, үзебез мәчетләр салабыз. Әмма наркомания, җи­на­ятьчеләрдән сакланганга караганда, бәбәйдән катырак сакланабыз, бәбәй алып кайтырга куркабыз.

Җәннәткә бөтен кешенең дә керәсе килә, әмма җирдә эшлисе килми, бәбәй алып кайтасы килми. Алай булмый. Нинди саваплы эш эшлим дип сорыйлар кайвакыт. Хатын-кызның төнлә торып бала имезүе, төнлә  укылган 70 тәһаҗүд намазыннан саваплырак. Менә җәннәткә кертә торган изгелек. Аллаһы Тәгаләгә ышанабыз икән, Аңа тәвәккәл дә кылыйк. Раббыбыз «Балаларыгызны үтермәгез, һәр бала үзенең ризыгы белән туа“, - диде. Ничек ашатырбыз дип куркабыз икән, димәк, ышанмыйбыз булып чыга, Аллаһ сакласын.

Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазьләреннән.

Фото: https://pixabay.com | jpeter2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев