Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кылган гамәл булсын яхшыдан

«Син гыйлем бирүче, кешеләрне гыйлемгә өйрәтүче бул, йә булмаса, гыйлемне өйрәнүче, тыңлаучы, гыйлемне яратучы кеше бул, башкасы булма, һәлак булырсың»

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм хәдисләреннән

Бу хәдистән аңлашылганча, Пәйгамбәребез һәркайсыбызга гыйлемле булып, шул гыйлемне башкаларга да өйрәтүне йөкли. Бу - авыр хезмәт. Мөселман кешегә гыйлем алу фарыз: бишектән алып ләхеткә кадәр. Белем алмый икән, димәк, Аллаһ Тәгалә каршысындагы бурычын үтәми. Дөньяви гыйлемме, дини гыйлемме - икесен дә тигез күреп, икесен дә  өйрәнергә тиеш. Гомер буе. Дөньяви гыйлем белән дини гыйлем бер-берсенә бәйләнгән, бер-берсен тулыландырып торалар. Аларны аерып карау һич дөрес түгел. Дин әһелләре дә, дөньяви гыйлем бирүчеләр дә моны аңларга тиеш. Чөнки дөньяви гыйлемнәр дә Аллаһ Тәгалә куйган кануннарны өйрәтәләр. Физика, химия, биология, математика яки бүтән фәннәр - алар барысы да Аллаһның Җир йөзенә урнаштырган кагыйдәләрен өйрәтәләр. Кеше нихәтле галимрәк булса, гыйлемне нихәтле күбрәк өйрәнсә, тирәнрәк белсә, ул Аллаһ Тәгаләгә шуның хәтле якынрак була. Чөнки ул Аллаһ Тәгаләнең бу дөньяны нинди камил сурәттә яраткан икәнен аңлый. Укытучы, дөньяви фәнне укытса да, ул Аллаһның барлыгына инанырга тиеш. Аллаһны танырга да шушы гыйлемнәр ярдәм итә. Мөгаллимнәр Аллаһның җиргә урнаштырган кануннарын кешеләргә җиткерәләр. Коръәни Кәримдә Аллаһ Раббыбыз әйтә: - «Үә мән әхсәнү каүләм-миммән дәгәәәә иләәллааһи үә гәмилә-саалихәү-үә каалә иннәнии минәл-мүслимииин» (41:33). - Минем сүземне әдәм балаларына җиткерүчедән дә сөйкемлерәк кеше юк, - диде. Димәк, дөньяви гыйлем бирүче укытучылар - Аллаһның җиргә урнаштырган кануннарын кешеләргә җиткерәләр, ә инде дини гыйлемгә өйрәтүчеләр Аллаһ Тәгаләнең әхлак, тормыш кору, үзен-үзе тоту турындагы сүзләрен ирештерәләр. Димәк, икесе дә дөньяви һәм дини гыйлемнәрне - Аллаһ сүзен кешеләр аңына салалар. Әти-әни, өлкәннәр хакы шикелле үк, укытучылар, мөгаллим-мөгаллимәләрнең дә безнең өстә гаять зур хаклары бар. Чөнки - гади кешеме, олы дәрәҗәлеме - һәркайсыбызның да укытучысы, остазы, остабикәсе бар. һәм без шушы укытучыларыбызны истә тотарга, хөрмәтләргә, хәлләрен белергә тиеш. Бу - аларның әдәмнәр өстендә булган хакы.

Фото: https://cdn.pixabay.com | jpeter2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев