Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 100 яшьлек бабай үзенең «Мазда» автомобиле белән «Мерседес»ны бәргән

    «Мазда» автомобилен йөртүче 100 яшьлек бабай Ригада «Мерседес» машинасын бәргән, дип хәбәр итә «Известия».

    Әлеге гадәттән тыш хәл 12 май көнне Пардаугава районында килеп чыккан. «Мазда» машинасы руле артында утыручы кеше, артка чигенгәндә, туктап торучы «Мерседес» машинасына килеп бәрелгән.

    Бәрелгәннән соң, ир-ат туктап тормаган, хәрәкәтен дәвам иткән.

    Гаеплене тоткарлаганнар. Документларны тикшерү барышында машина йөртүчегә 100 яшь икәнлеге ачыкланган.

    Фото: Pašvaldības policija

    http://maydan.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: