Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

"АЛМАЛЫ ЛИХОРАДКА" ЯКИ IPHONEга ЧИРАТ ТОРГАН ӨЧЕН 1 МИЛЛИОН!

iPhone 11 һәм 11 Pro’ның официаль презентациясеннән соң бер атна да үтәргә өлгермәде, Авито һәм Юла бу яңа “алмаларга” чират торырга тәкъдим итүчеләр белән шыплап тулды да. Әйтергә кирәк, мондый хезмәт бер дә арзан тормый.

Беренче белдерүләр инде 9нчы сентябрьдә үк барлыкка килә башласа, 11нче сентябрьгә аларның саны 180нән арткан. Ә иң кызыгы, әлеге белдерүләрдәге хезмәтнең бәяләре. Мисал өчен, Авитода Павел исемле егет үзенең командасы белән яңа айфон өчен чират торырга тәкъдим итә. Егетнең сүзләренә ышансаң, аның бу өлкәдә тәҗрибәсе бар. Бәясе генә бераз “тешли": 80 мең.

Бу бәя сезне аптырашта калдырмасын, алда тагы да түгәрәгрәк саннар көтә. Вика исемле кыз, мисал өчен, “нибары” 150 мең сум өчен чиратта урын алырга риза. Бәясен клиент белән алга таба төгәлләштерү мөмкинлеге бар.

Ә хәзер иң шәп белдерү: 1 миллион сумга айфон өчен чиратта урын! Шәп бит,ә?

Теориядә бик шәп, әлбәттә, әмма, чынбарлыкта хәлләр бераз башкачарак. Унберенче айфон өчен дә узган елгы лихорадка булмас дип кем әйтә ала? Исегезгә төшерәбез, узган ел чираттагы үз урынын сатарга өметләнеп атнага якын салкын яңгырлы көндә басып торган җиңел акчага кызыгучы йөзләгән кеше ярык тагарак янында басып калды. Айфон кулланучылары, чиратта торучылар уйлаганча ук, дивана булып чыкмады, ахры. Бер атнага якын чират торган абзый иң беренче булып кибеткә килеп керде, аны алкышлар белән каршы алдылар, әмма, бу абзыйның яңа телефонга акчасы булмас, дип, кем уйлаган!

Яңа айфонның бәяләренә килгәндә, монда да Россия беренчелекне бирмәгән: iPhone Pro Max Россиядә 2053 доллар (131 990) тора, ә шул ук телефонны АКШта сатып алсаң, 40 меңгә якын акчаны үз янңда калдырырга була!

Ни өчен кешеләр яңа iPhone өчен көннәр буе чиратта торырга, ике-өч тапкыр күбрәк акча чыгарып салырга әзер соң? Моның берничә сәбәбе бар:

1. Обзор ясар өчен. Apple белән хезмәттәшлектә тормаган һәм телефонны берничә көн алдан ала алмаган блогерлар чират тора ала. Яңа телефонга төшерелгән обзор блогерга бу “алманың” бәясеннән күбрәк табыш китерергә мөмкин.

2. Понт! Кызганыч, җәмгыять таккан стереотип, яшәү рәвеше корбаннары фикеренчә, кулыңда айфонның соңгы моделе булмаса, син инде текә түгел. Яңа айфонга төшерелгән фотоны инстаграмга кертеп “дуслар”га мактанып алгач, яңа телефоннан туган “эйфория” да басыла төшә торгандыр...

3. Фанатлар. Алар бик аз, әмма юк түгел. Appleның эшчәнлеге белән кызыксынып барган, яңа телефонны, аның функционалын бәяләп карарга теләүчеләр дә яңа телефон өчен чират торырга мөмкин.

Быел айфонның яңа моделе сатуга 20нче сентябрьдә чыгачак.

Фото: yalkyn.ru

yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев