Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Башкортстанда каен себеркесен суыткычта саклыйлар

Суыткычта сакланган себерке кыш көне җәйгесеннән һич тә аерылмый, ди балтачлылар.

Гадәттә, каен себеркеләрен кояш төшмәгән урынга элеп киптерәләр. Ә  Башкортстанның Балтач районында себеркене суыткычта саклыйлар, дип хәбәр итә “Кызыл таң” газетасы.

Июльдә күпләр кышкылыкка каен себеркесе әзерләү белән мәшгуль. Чабыну массаж функциясен үтәп кенә калмый, кышын салкын тию авыруларыннан котылу өчен дә нәтиҗәле чара. 

Гадәттә, каен себеркеләрен кояш төшмәгән урынга элеп киптерәләр. Ә Балтач районында себеркене саклауның башка төрен уйлап тапканнар. Суыткычта сакланган себерке кыш көне җәйгесеннән һич тә аерылмый. Әзер себеркеләр суыткыч камерада күп урын алмасын өчен, аларны азык-төлек саклау өчен кулланыла торган пленкага төрәләр.

“Кышын себеркене кулланганда, бер кагыйдәне онытмаска кирәк. Туң себерке өстенә гадәттәгечә кайнар су сипсәң, аның яфраклары бөтерелә. Шуңа да, себеркене камерадан алгач, 15 минут салкын суда тотып эретергә кирәк. Аннары инде себеркене парламый да кулланырга була, чөнки ул нәкъ җәйге кебек йомшак, хуш исле булачак”, - ди балтачлылар. 

Фото: Илдар Закиров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев