Бөек булуның бер сере, ул да булса песи!
Күпчелек акыллы, интеллектуаль, иҗади кешеләрнең песи яратуы билгеле… Песиләр үзләре дә акыллы, мөстәкыйль җан ияләре. Йорт хайваны хужаларына охшаган була диләр… Без сезгә бөек шәхесләр һәм аларның песиләрен күрсәтергә булдык.
Язучы Стивен Кинг та песиләрне бик ярата икән. Алар еш кына аның әсәрләре геройларына әйләнә.
Владимир Ильич Ленинның песиләргә булган мәхәббәте турында легендалар йөргән. Фотода Васька исемле песи. Ленинның тагын берничә песиле фотосы бар.
Марк Твен һәм аның песие һава суларга чыккан. Язучының каян илһам алганын беләбез инде хәзер.
Эрнеста Хэмингуэйның Кубадагы вилласында 57 песи яшәгән.
Песи яратуы белән танылган рәссамнар арасында искитмәле Пабло Пикассо да бар!
Джон Леннон да песиләр яраткан.
Шулай ук музыкант һәм җырчы Фредди Меркюриның да берничә песие булган.
Ә менә Россия актеры Сергей Безруковның песие. Таныш булыгыз, исеме Рамзес.
Татар классик язучысы Ә. Еникинең дә песиле фотосы бар.
Язучы Н. Фәттахның да яраткан песие булган.
Эт яраткан кеше, үзен яратуларын тели, песи яраткан кеше, үзе яратырга тели диләр. Ә менә дөньны яратмаган кеше бөек була алмый. Шуңа күрә, песи яратучылар арасында бөек кешеләрнең нигә күп булуын бик җиңел аңлатып була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев