Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Британия кибетендә эшләгән роботны эшеннән куганнар

Британиядә консультант булып эшләүче Фабио исемле роботны эшеннән куганнар. Ул үзенең эшен башкара алмаган.

Фабио исемле робот, Япониядә җитештерелгән булган. Ул Британия супермаркетында консультант булып эшләгән. Сораган кешегә товар турында сөйләү, табарга булышу, кирәккән рәт һәм киштәгә кадәр озату аның  вазифаларына,  кергән. Шулай ук робот инглизчә сөйләшкән, шаярта һәм кочаклаша белгән.

Кибеттәге музыка тавышы аркасында Фабиога кешенең ни әйтүен аңлау катлаулы булган һәм ул проблеманы хәл итү урынына, кочаклашырга тәкъдип иткән. Үзенең вазифаларын үти алмаган өчен консультант роботны эшеннән чыгарганнар. Кибеттә бер генә атна эшләгән булса да, башка сатучылар аны бик яраткан, аның эштән китүен белгәч, елаучылар да булган.

Британия халкы һәм бөтен дөнья Фабионың эшсез калуына бик борчыла. Әлегә Фабионың киләчәк язмышы билгеле түгел.

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев