Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Чын татар чәе эчкәнегез бармы?

Чит илдә яшәп ятучы танышым миннән татарлар турында сораша. Татарлар чәйне ничек эчә дигән сорауга мин мәтрүшкә, карлыган яфрагы һәм сөт белән дип җавап бирәм. Дустымның никтер кәефе китте. Чит илдә татарлар чәйне тоз һәм май белән эчәләр дип уйлыйлар икән.

"Чын татар чәе"нең рецептын интернеттан таптым. Баксаң, аны себердә яшәүче төркиләр эчә булып чыкты. Рецепты мондыйрак:

Кайнап торган суга чәй салырга һәм тагын бераз кайнатырга, сөт салырга һәм тагын 5 минут кайнатырга.

Тоз сибәргә һәм уттан алырга. Касәгә салып кечкенә сыер мае салырга. Кайберәүләр бу чәйгә борыч та сибә икән.

Фото: na-kyxne.ru

Чыганак: idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев