Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Дөнья чемпионатына велосипедта да, тракторда да киләләр

Футбол буенча дөнья чемпионаты үзенең уеннары белән генә түгел, ә җанатарлары белән дә хәтердә уелып калырлык. Төрле төскә буялган йөзләр, традицион киемнәр, эшләпәләр, каурыйлар белән бизәлгән кешеләрне очрату гадәти хәлгә әверелде.

Һәрбер җанатар үзенең илен чагылдыра торган символларны гәүдәләндерергә тырыша. Шуңа күрә, уенны нәкъ менә җанатар бизи дип юкка гына әйтмиләр.

Чемпионат карарга килүчеләр арасында самолет, поезд, автобустан кала, үзенчәлекле транспорт төрен сайлаучылар да шактый. Согуд Гарәбстаныннан Фәхад Әл-Яхья Петербургка, үз иленең тренировка үтә торган базасына, велосипедта килергә уйлый. Ул 75 көн эчендә 5 мең км артык юл үтә. Фәхадның иң яраткан шөгыльләре – велосипедта йөрү һәм футбол. Беренчесе белән ул профессиональ рәвештә шөгыльләнсә, футболны исә стадион трибунасыннан күзәтә. 20 ел элек үзенә сүз биргән Фәхад 2018 елда хыялын чынга ашырырга уйлый. Аның экспедициясе турында белеп алган Согуд Гарәбстаны Патшалыгы монархлары аңа Россиягә тапшырыр өчен флаг бирәләр. Шулай итеп, аның хыялы мактаулы миссиягә әйләнә. Мәскәүдә спортсменга рекорды язылган мактау кәгазе тапшыралар.

Үзләренең “картон дусты” белән күп кешеләрдә кызыксыну уяткан месиканлылар дөнья чемпионатына автобусларда киләләр. Ул Мексика флагы төсләренә буялган, барлык уңайлыклар да тудырылган. Биш дус бергә уен карарга килешкән булалар, ләкин Хавьерны хатыны җибәрми кала. Дуслары, аптырап калмыйча, аның картоннан эшләнгән сурәтен ясыйлар һәм футболкасына “Минем карчык мине җибәрмәде” дигән язу язып куялар. Шулай итеп, Хавьер дуслары белән бергә күңел ача, кызлар белән фотога төшеп йөри.

Велосипед белән сәяхәт итүне Аргентина кешесе Матиас та кулай күрә. Биш ел элек кесәсенә 200 доллар салып чыгып киткән сәяхәтче Россиягә дөнья чемпионатына килеп җитә, ләкин бу аның ахыр максаты түгел. Әлеге вакыт эчендә ул 80 мең км юл үткән һәм 37 илдә булган. Матиас хәзерге көн белән яши, шуңа күрә һәр мизгелне дә файдалы, күңелле үткәрергә тырыша. Аның киләчәккә планнары да сәяхәт итү белән бәйле.

Үзенчәлекле транспорт төрен 70 яшьлек алман Губерт Вирт сайлый. 1936 елгы трактор һәм тагылма белән ул айга якын Россиягә таба сәяхәт итә. Шунысы гаҗәп, ул юллардан канәгать калган, полиция хезмәткәрләре дә аны бары тик фотога төшәр өчен туктатканнар. Җанатарга Мәскәү шәһәренең спорт һәм туризм башлыгы Николай Гуляев Германия — Мексика матчына бушка билет тапшыра.

Үзләренең максатларына ирешүдә бернинди киртәләрдән куркып калмый торган кешеләр бездә соклану хисе уята. Үз илләренең патриотлары булган җанатарлар чынлап та уен өчен, уенчылар өчен җан атып торалар. Аларның гамәлләре дә шул хакта сөйли.

Интернет челтәрендәге мәгълүматларга таянып, Галиева Алинә әзерләде

Фото: скриншот

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев