Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • ГАЛӘМНЕҢ ИҢ ГҮЗӘЛ ПОЧМАКЛАРЫ

    Галәмнең чиксезлеген күз алдына китерү мөмкин түгел диярлек. Әмма шулай да тырышып карагыз. Иге-чиге булмауда гына түгел җиһаныбызның хикмәте. Ул әле искиткеч матур да бит. Диннәр һәм фәлсәфәчеләр, шагыйрьләр һәм фикер ияләре эзләгән яшәү мәгънәсе бөтенләй булмаса, аны, һич югы, Галәмнең матурлыгында таба алыр идек. Шул матурлыкка сокланып яшәү дә тормышны мәгънәле итә алыр иде сыман. Җиһаныбызның иң гүзәл почмакларын барлап алыйк.

    Кояшыбыз

    Кояшка карап, эстетик ләззәт алучылар күп түгелдер анысы, тик барыбер аның матурлыгын барыбыз да таныйдыр. Күкне соры болытлар биләп алса, күңел төшә, ә Җиребез кергән системаның үзәгендә торган йолдызыбыз кабат ялтырап чыкса, шунда ук күңелләргә рәхәт җылы йөгерә (эссе көннәрдә, челләдә кояшка ачуланганыбызны онытып торабыз).

    Кояш – гади йолдыз, ул безнең Галактиканың үзәге тирәсендә секундына 217 километр тизлек белән әйләнә. Кояш гомере чикле, 5 миллиард елдан соң ул кызыл гигантка әвереләчәк һәм Җир планетасындагы тереклекне юкка чыгарачак.

    Кассиопея А

    Кассиопея А –  иң яшь үтә яңа йолдызларның берсе. Бу урында бераз терминологияне аңлатып китик. Үтә яңа йолдызлар яки суперновалар дип йолдыз эволюциясе барышында шартлап, үзенең ялтыравын кимендә 4 - 8 тапкырга арттырган йолдызлар атала. Бу шундый романтик вакыйга инде: матур йолдызлар үлгәндә дә шартлап һәм бар дөньяга яктылык чәчеп үләләр.

    Кассиопея А тарихы исә бигрәк тә кызыклы. Эш шунда ки, бүгенгесе көндә ул үтә яңа йолдызның калдыгы булып сакланган. Ләкин үтә яңа йолдыз кабынышын беркем дә күрмәгән. Кагыйдә буларак, мондый вакыйга күренми калмый, йолдызчылар да, тарихчылар да аны гасырлар дәвамында теркәп барган. Шуңа күрә Cas A – үтә яңа йолдызы булмаган үтә яңа йолдыз калдыгы.

    Кассиопея йолдызлыгындагы W5

    W5 һәм W4 томанлыклары бер-берсенә якын урнашканнар, өстәвенә алар охшаш та әле. Кайбер астрономнар аларны Галәмнең җаны һәм йөрәге дип тә атый. Галәмнең бу өлкәсендә йолдызлар ясалуның берничә буыны күзәтелә. Аның структурасының нигезен алдагы буындагы массив йолдызларның нурланышы һәм йолдыз җиле аркасында киңәйгән һәм бүрткән ике гигант «куык» тәшкил итә. Монда бик зур күләмдә молекуляр газ тупланган. Бер яктан -  матур, икенче яктан аңлавы авыр булган кызык процесслар бара монда.

    Фомальһаут йолдызы

    Фомальһаут йолдызының рәсемнәрен күрүгә үк куркып куясың, чөнки ул Толкин әсәрләре дөньясындагы бик хәтәр нәрсәне хәтерләтә. Астрономнар да аны кайчак Саурон күзе дип атый. Гарәпләр исә аны Көньяк Балык авызы дип атаган. Бу исем астрология һәм йолдызлыклар белән бәйле. Фомальһаут – Көньяк Балык йолдызлыгының иң якты йолдызы. Ул үзенең сыйфатлары белән Кояшка охшаган, әмма аннан ун тапкырга яшьрәк. Шуңа күрә Фомальһаутның планета системасын өйрәнеп, без Кояш системасының үсеш тарихын күзаллыйбыз.

    Вольф – Райе йолдызлары

    Кояштан ун тапкыр зуррак, мең тапкыр яктырак. Әкренләп үлә торган Вольф – Райе йолдызлары бик куәтле. Мондый йолдызларны 1867 елда Шарль Вольф белән Жорж Райе ачканнар. Алар тапкан өч йолдызның спектрлары үзенчәлекле булган: гадәттә,  кайнар йолдызларга өзлексез спектр хас, ә боларда әле бик киң һәм якты эмиссия сызыклары да булган. Хәзер Киек Каз Юлында биш йөздән артык Вольф – Райе йолдызы табылган, башка галактикаларда да алар бар.

    Нейтрон йолдызлары

    Нейтрон йолдызларының зурлыгы бик кечкенә, әмма алар бик тыгыз. Аларның  массасы Кояшныкыннан 1,5 тапкырга зуррак була, әмма радиуслары, гадәттә, 10 - 20 километрдан артмый. Нейтрон йолдызлары да йолдызларның һәлакәте белән бәйле, чөнки алар супернова кабынышларыннан соң формалаша.

    NGC 4388 галактикасы

    NGC 4388 галактикасы Сөмбелә йолдызлыгында урнашкан. Анда галактикалар тупланышы да бар. Тышкы яктан караганда ул спиральгә охшаса да, чынлыкта  структурасы катлаулырак. Аның үзәк өлешендә спираль кулбашлары да, караңгы тузан болытлары да, йолдызлар ясала торган зәңгәрсу өлкәләр дә күренә – болар барысы да спираль галактикаларга хас нәрсәләр. Әмма аның кырый өлешләрендә йолдызларның урнашуы эллипс галактикага хас. Ә бу исә NGC 4388 галактикасының, кайчандыр башка бер галактика белән бәрелешеп, тышкы кыяфәтен үзгәртүе турында сөйли.

    Квазарлар

    Квазарларны күпләр кара упкыннар дип саный, чөнки алар үз яннарындагы  барлык нәрсәләрне  суырып алалар. Әмма башка гипотезага карасаң, квазарлар – барлыкка килеп яткан галактикаларның төшләре. Безнең Галактиканың үзәгендә табылган гадәттән тыш массив кара упкын да кайчандыр квазар булган дип уйлыйлар.

    Фото: pixabay.com

    Чыганак: yalkyn.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: