«Йә, Раббым, юл күрсәт!”
Көлке көлә килә, артыңнан куа килә
Шушы вакытларда күрше авылдан килгән кунак егет, кызын озатып куйганнан соң, кире авыл буйлап узганда, әллә көне болытлырак булгангамы, әллә йокымсырап китепме, ялгышлык белән су канавына егылып төшә. Чокырдан сикереп кенә чыгып булмый, чөнки су канавы шактый тирән. Китә бу канау буйлап. Бара-бара, очы кырые куренми, йә хужалыкка таба казылган жирдән өй нигезенә килеп чыга, йә булмаса текә яр. Шулай итеп, авылны канаудан гына бер әйләнгәч, арып та китә, утыра бу су чокырында.
Урам буйлап үзебезнең авыл егете кызлар яныннан кайтып килә икән. Канаудан тавыш ишетелә, “Йә, Раббым, юл күрсәт, коткар мине бу салкын канаудан”, – диеп, белгәнен дә, белмәгәнен укый икән теге мескен аста.
Камил Хисамиев.
Үлгән бит инде”
Оныгым Мәрьямгә биш яшь тулган ел. Танышым Фәүзиягә йомышым төште. Тукай урамындагы йортта яшәгәнен беләм. Әмма фатирын да, телефон номерын да әйтә алмыйм. Абонементлар белешмәлегеннән Тукай урамын эзли башладым. Фәүзиянең фамилиясен генә табасым калды. Үз алдыма “Тукай, Тукай” дип сөйләнгәнмендер инде. Шулвакыт курчагын киендереп утыручы Мәрьям: “Нишләп, Тукай дип пышылдап утырасың? Үлгән бит инде ул”, – дип аваз салды. Көлдем дә, Фәүзиянең телефон номерын җыям. Сузып-сузып чакыра чакыруын, әмма трубканы алучы гына юк. Шулчак Мәрьям кабат телгә килеп: “Менә әйттем бит мин сиңа, үлгән дидем. Ә син ышанмыйсың”, – дип әйтеп куйды.
Нурия Хуҗина.
Саба.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев