Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Карбыз, кавын – нәни балага ашатырга ярыймы?

Җәй ахыры-көз җитә башладымы – безнең өйдә сугыш-талаш башлана. Нигә, дисезме? Чөнки карбыз-кавын сезоны ачыла. Мин иремә “балага теләсә-нәрсә бирмә, ашказанын бозасың”, дип ябышам, ә ул исә “баланың организмына витаминнар керергә тиеш”, дип кызыбызга зу-у-ур карбыз кисәге суза. Я, кайсыбыз дөрес соң?

Мин үзем бу җиләк-җимештән уттан курыккандай куркам. Ник дигәндә, аларны ашап агулану өчен әллә ни күп кирәкми. Бераз искергәнрәк яки нитратлар белән тутырылган кавын яки карбыз куллану да җитә. Өстәвенә, аларны чамасыз күп ашау ашказаны эшчәнлеген боза – күңел болгана, диарея башланырга мөмкин. Ә бу нәни бала организмы өчен аеруча куркыныч.

Хәер, без инде хәзер зурлар – өченче яшь белән барабыз. Баланы карбыз-кавын ашаудан читләштерү шактый сәер дә булып күренергә мөмкин. Тик минем исем китми, җәмәгать. Әгәр ирем каршы төшмәсә, кызымны карбыз-кавын белән сыйларга исәбем бер дә юк иде әле.

Тик сез беләсез, мин ирем сүзеннән чыга торган хатын түгел. Өстәвенә, аны сугышып-талашып кына җиңеп булмый. Шуңа күрә быел үземне карбыз-кавын сезонына алдан ук әзерли башладым. Бу теманы яхшылап өйрәндем дә, базарга әлеге җиләк-җимешне сайларга хәзер үзем генә йөрим. Өстәл артында исә баланың күпме карбыз-кавын ашаганын тәфсилләп күзәтәм.

Кайбер әниләр миннән кычкырып көләр, билгеле. “Башка проблемасы юк бу хатынның”, — дип тә сүгәрләр. Тик шулай да укучыларым арасында балаларының сәламәтлеген беренче планга куючылар күбрәктер дип өметләнәм дә, кавын-карбыз сайлау, баланы дөрес  итеп ашату кагыйдәләре белән сезне дә таныштырам.

Төп кагыйдә – карбыз-кавынны балаларга бары тик 1 яшьтән соң гына бирергә киңәш ителә. Билгеле педиатр доктор Комаровский исә, гомумән, кавын ашатуны 2 яшькә кадәр кичектерергә куша. Алай гына да түгел, карбыз-кавыны 5 яшькә кадәр тыючы диетологлар да бар икән, хәтта…

Карбыз-кавынны нәниләргә бары тик өлгерү сезоны, ягъни август ахыры –октябрьдә генә ашатырга ярый. Кисәр алдыннан аларны  яхшылап юарга кирәк. Бу пычракны гына түгел, ә туфрактан сеңгән нитратларның калдыкларын юып төшерергә дә ярдәм итәчәк.

Балага ашатыла торган киселгән җиләкне исә суыткычта нибары берничә сәгать кенә сакларга кушалар. Ягъни, сабыйларны бары тик яңа киселгән карбыз-кавын белән генә сыйларга ярый (!).  Балага карбызның  тышына якын урынын беркайчан да бирмәгез! Бу – нитратлар иң күп җыелган урын.

Төрле киселү урыннары,  ярыклар булган карбыз, кавынны беркайчан да сатып алмагыз. Бик кечкенә һәм артык зур карбыз-кавыннан шулай ук баш тартыгыз (бу аларның өлгермәгәнлеге билгесе). Ә өлгергән карбызның исә җирдә яткан урыны сап-сары, ә койрыгы кипкән була.

Тагын бер киңәш: балага ашатасы карбызның нитратларга ни дәрәҗәдә “бай” булуын түбәндәгечә   тикшереп карый аласыз: карбыз кисәген стаканга салырга, төяргә һәм болгатырга. Әгәр дә карбыз нитратларсыз икән, карбыз суы тоныклана һәм ачык-алсу төскә керә. Ә инде нитратлы карбыз суны кызыл төскә буйый.

Кыскача менә шулар, җәмәгать. Балаларыгызга бары тик ышанычлы, дөрес җиләк-җимеш кенә ашатыгыз.

Яшь әни язмалары

Фото: www.pixabay.com | stevepb

http://sabantuyjournal.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев