Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Казан метросында брендлы поезд йөри

Бүген Казан метросында беренче брендлы поезд йөри башлады. Состав вагоннарын Г.Камал театрының иске спектакльләрдән дә, яңа спектакльләрдән дә фрагментлар һәм тамашалардан өземтәләр бизи.

Тематик поезд Г.Камал театрының 114-нче театраль сезоны, шулай ук Россиядәге Театр елы уңаеннан ясалган. Брендлы поезд өч ай йөриячәк.

Камал театрының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, поезддагы рәсемнәрне булдыру өстендә дизайнерлар, рәссамнардан торган тулы бер иҗади төркем эшләгән.

Казан - транспортны брендлаган беренче шәһәр түгел, модалы тенденция Мәскәү, Новосибирск һәм илнең башка зур шәһәрләрендә кулланыла.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев