Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Казанда салкын булганда, зоопарктагы маймылларга лимонлы чәй бирәләр

Зоопаркта хайваннар өчен азык күләмен арттырганнар, җәнлек читлекләрен җылыту өчен, печән өстәгәннәр.

Казан зоопаркы хезмәткәрләре көчле салкыннар вакытында хайваннарны саклау өчен төрле чаралар күрә. Бу хакта “Интерфакс-Идел буе” агентлыгы зоопаркның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Зоопаркта хайваннар өчен азык күләмен арттырганнар, җәнлек читлекләрен җылыту өчен, печән өстәгәннәр. 

“Ә менә маймылларга профилактика өчен, хезмәткәрләр борыннарына иммунитетны стимуллаштыручы препаратлар тамызалар һәм лимонлы чәй бирәләр. Моннан тыш, аларның рационы витаминнарга бай яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тулыландырылган”, - диелгән Казан зоопаркының матбугат хезмәте хәбәрендә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев