Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

КИЛЕШКӘННӘР: “ОФЛАЙН”, “БЛОГЕР”, “ТРОЛЛИНГ” СҮЗЛӘРЕН ДӨРЕС ЯЗА БАШЛАЯЧАКЛАР

21нче гасыр сүзләре, неологизмнары, шулкадәр тиз үзгәрә ки, аларны кулланып кына өлгер. Тик сөйләшү – бер, ә язу – бөтенләй икенче нәрсә. Еш кына трендлы сүзләрне ничек дөрес язарга белми аптырыйсың. Ниһаять, лингвистлар да кайбер сүзләрнең дөрес язылышы турында уртак фикергә килгән. Интернетта һәм социаль челтәрләрдә грамоталы булу өчен шушы 5 пунктны гына белергә кирәк:

1. Ике хәреф урынына – берәү: “блогер”, “офлайн”, “трафик”, ләкин – “троллинг”

Инглиз телендә “blogger” сүзе ике “g” белән языла. Лингвистлар шулай дип аңлата: -ер һәм –инг суффикслары алдында ике “г” куллану – безнең тел өчен ят әйбер. Шуңа да бер генә тартык калдырырга булганнар.

Әмма “троллинг” сүзе  – искәрмә. Биредә таныш булган –инг суффиксы бар, әмма “л” хәрефе икәү языла. “Троллинг” чит ил сүзе, рус теленә алынгач, ул “тролль” сүзенә охшаш булгач, шуңа биредә ике “л” калдырырга булалар.

2. Катлаулы сүзләрдә дефис куелмый

Биредә орфографик сүзлек ярдәмгә килә. Мисал өчен, “медиа-“, “видео-“, “аудио-“ сүзләре кергән кушма сүзләр кушылып языла: “медиаресурс”, “видеодәрес”, “аудиоподкаст”.

“Интернет” һәм “веб” сүзләре кергән сүзләр исә сызыкча аша языла. “Онлайн-“ һәм “офлайн-“ сүзләре кергән кушма сүзләр шулай ук – сызыкча аша.

3. “Интернет” сүзе юл һәм баш хәрефеннән языла

Бу сүз кулланылышка кергән вакытта “интернет” сүзен бары тик баш хәрефтән яза торган булганнар. Чөнки ул аерым күренеш булган. Ләкин, вакыт узу белән, Россия фәннәр академиясенең Орфография комиссиясе 2012 елдан ике төрле вариант тәкъдим иткән: хәзер “интернет” та, “Интернет” та ярый.

4. Әгәр сүз калын яңгыраса – “э”, нечкә яңгыраса – “е” языла дигән сүз түгел

Кагыйдә буенча “хештег” сүзе ике “е” белән языла. Мондый кагыйдә “Рус орфография сүзлеге”ндә тәкъдим ителгән булган. “Апгрейд», «бренд», «дедлайн», «контент», «копирайтер» и «хедхантер» сүзләре “е” аша язылса да, “кешбэк” сузенең бу тенденциягә кире кайтмас инде. Еш кына инглиз телендәге “back” сүзе рус телендә “э” сүзе белән языла: “бэк-вокал”, “бэкграунд”, “бэк-кантри”, “бэк-офис”, “бэкслеш”, “бэк-флип”, “бэкхенд”, “фастбэк”, “флешбэк”, “хетчбэк”.

Ә менә “инфлю(е/э)нсер” сүзенең әле төгәл язылышы билгеләнмәгән. Аны “э” белән дә, “е” белән дә язалар.

5. Facebook, Instagram, YouTube сүзләрен ничек язарга

Социаль челтәрләр, сервисларның исемнәрен кириллица белән язу дөресрәк. Чөнки без аларны беләбез, ә текстны сез рус яки инглиз телендә язабыз. Гадәттә,  бу исемнәрне зур хәрефтән һәм куштырнакларга алып язарга кирәк булса да, мессенджер яки социаль челтәрләрдә язышканда, аларны юл хәрефеннән язу да җитә.

Фото: pixabay.com

yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев