Саба таңнары

Сабинский район

18+
Кызык-мызык

«Кунакларны ничек озатырга?» һәм башкалар...

1 апрель -көлке көне

 

 Кунакларны ничек озатырга?

Моннан   күп  еллар элек Юлбат авы­лында яшәүче туганыбыз Зи­фа апа, терлек  сугымыннан  соң күрше-күлән, ту­ган-тумачаны чакырып кунак үткәрә. Ире Ягъфәр абый белән хәзинәдә барын хәстәрләп, үзләренчә мулдан әзерләнә  болар. Ачы балы да бидоны белән.  Чакырылган кешеләр барысы да   килеп, эчкерсезлек белән  уен-көлке сөйләшеп  утырып, вакыт узганлыгын сизми дә калганнар. Шулай да кунакларның таралыр исәбе юк. Сәгать телләре 12не  суккач, Зифа апа борчыла  башлаган. Олы  якка бер  кергән, бер чыккан. Ахырда түзмәгән,  мәҗлес өстәле  янына   килгән дә, хәйран көчле тавыш  чыгарып, һаваны бозган.  Шунда берничә  йорт аша  яшәүче  күршесе Гайфетдин абый  сикереп торган да: “Җәмәгать, поезд  килеп туктады. Безгә  кайтырга  вакыт”,– дип кунакларны урыннарыннан  кузгатып,  чыгып  киткән.

 

 

Малай минеке түгел

Дөньяда шун­дый  кешеләр була,  алар  бакыйлыкка   күч­кәч тә,  бик юк­сын­дыралар. Әйт­кән   сүз­ләре, кыл­­ган га­мәлләре ис­тән  чыкмый. Күршебез Рафис  абый нәкъ шундый кеше   иде. Тормышта гел оптимист булып  яшәде, һәр әйбернең, туган-тумачаның кадерен белде. Аның белән бәйле бер кызыклы хәлне язып үтим әле.  Ул  ел­ларда Сабан туйлары  бик гади, эчкерсез, ихласлылык белән  үтә  иде. Берничә  ел   күрешмәгән сыйныфташлар,  авылдашлар җыйналган. Кө­­ләсене  китерә торган иң  кызык хәл­ләрне генә  сөйлиләр. Һәркемнең  йөзендә  елмаю, самимилек. Улын җи­тәкләп  мәйдан буйлап барган Рафис  абыйның да   күңеле  күтәренке. Кәефләндергеч эчемлекнең дә тәэ­сире   сизелә. Берничә ел   күрешмәгән дус-ишләре очраган  саен аннан: “Ма­­­лаең синекеме, бу ташбаш үзең­некеме?” – дип  сорый икән.  Сорашты­рулар күпкә   китә башлагач, Рафис  абый  усалланган булып: “Юк, минеке түгел, мин бала  китермим, малай хатынныкы”, – дип җавап биргән ди.

 


Сәлам әйтү түләүле

“Юлбат” авыл  хуҗалыгы пред­приятиесендә  5  “КамАЗ”  машинасы бар.  Өчесендә – Юлбат егетләре,  ике­сендә Саба­дан килеп эш­­­лиләр. Хо­дайның һәр бирмеш  кө­нен­дә хез­мәт­­тә алар. Ба­­­рысы да  уңганнар һәм барысы да җор тел­леләр,  уен-көлке, мәзәк  сөйләргә  яраталар. 

Узган  көз   яңа төзелгән бозаулар торагын тигезләргә  балчык ташыдык.  Ял  көне булуга  карамастан, “КамАЗ”  йөртүчеләр бик ныклап эшләделәр. Берара Илнур Сәхәбиев белән әңгәмә корып  алдык. Дөнья хәлләре, балалар, әти-әниләр турында  сөйләштек. “Әтиеңә  сәлам әйт, Илнур, мине белә  ул. Саба мәктәбендә укыганда интернатта бер­гә торган  идек”, –  дидем. “Башта акчаңны түлә, Данил абый. Аннары сәламеңне җиткерермен.  Сәлам әйтү түләүле  ул  хәзер”, – диде  Илнур  елмаеп. 

 

Данил Галләмов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев