Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Шырпы бир әле?

Йокыдан торышка өйдә ут юк бүген. Әллә нәрсә дә түгел кебек инде ‒ килеп тешли алмас төсле!

Ә юк ‒ беләсезме ничек тешли икән ул. Юыну бүлмәсендә капшана-капшана теш чистартып чыгуы бер ни түгел ‒ пүчтәк. Аш бүлмәсенә чыгып чәйнеккә бастым ‒ кабынмый! Газ плитәсенә ботка пешерергә кәстрүлне утыртып, бөтен көчкә басып торам ‒ розжиг ут тергезми. Ә өйдә шырпы калмаган. Вәт мәйтәм ахырзаман ‒ ни чәй куям димә, ни ботка болгатып алулары икеле. Һәм без теге ни, цивилизация шартларына шуның кадәр күнегеп беткәнбез ки ‒ аларның берсе генә булмау да тупикка китереп терәргә сәләтле икән ләбаса! Кайчандыр көянтәләп су ташулар, утын алып кереп, чыра белән ут тергезеп җибәрүләр, шырпы белән газ кабызулар онытылган. Бөтен уңайлыклары булган тормышта боларның бер генә аягы аксаса да югалып калабыз икән... Менә басып торам бит әле шырпысыз. Күршеләр мәйтәм... Коткарса, шулар гына коткара алачак! Кая куртка? Каһәр, гардеробта та юк бу ут дигәннәре...

Автор фотосы

http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X