Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Уфадагы бер гаилә 1926 елгы Җинаятьләр кодексы китабын Коръән дип саклаган

Уфада бер гаилә күп еллар буена 1926 елда гарәпчә басылган РСФСР Җинаятьләр кодексын мөселманнарның изге китабы дип уйлап буыннан-буынга күчереп саклый.

Башкортстан Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, китапның өлкән яшьтәге хуҗасы хатаны аңлап алып, кодексны республиканың Эчке эшләр министрлыгы музеена тапшырган. «Музейга 1926 елгы гарәпчә язылган Җинаятьләр кодексын тапшырдылар. Китап хуҗасы, өлкән яшьтәге ханым, аны озак еллар Коръән дип саклаган һәм йокларга ятканда баланың баш астына сала торган булган. Шунысы кызык, улы үсеп җиткәч, милиция хезмәткәре булып киткән», — дип яза ведомствоның матбугат хезмәте.

Фото: https://pixabay.com | Free-Photos

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев