Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ренат Харис РФ Президенты мәдәният советының яңа составына кертелмәде

Владимир Путин раслаган Мәдәният һәм сәнгать буенча Россия Президенты каршындагы советның яңа составында Татарстан вәкиле юк.

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис Мәдәният һәм сәнгать буенча Россия Президенты каршындагы советның яңа составына кертелмәде. Әлеге составта биш ел әгъза булып торган шагыйрь яңа советны Мәдәният турында закон кабул итү юнәлешендә активрак булырга чакырды һәм уңышлар теләде.

Владимир Путин Мәдәният һәм сәнгать буенча Россия Президенты каршындагы советның яңа составын раслады. Указга 20 ноябрьдә кул куелган.

Яңа советта Татарстан вәкиле юк. Халык шагыйре Ренат Харис Мәдәният һәм сәнгать буенча Россия Президенты каршындагы советның регионнар буенча төзелмәвен, анда күренекле кешеләрнең туплануын, үзенең Татарстан вәкиле буларак кермәгән булуын ассызыклап үтте.

“Без бик күп эшләр эшләдек, ул бик кирәкле Совет. Дәүләт премияләрен бирү мәсьәләләрен дә без карадык. Яңа Совет та эшен шул юнәлештә дәвам итсен иде”, - диде Ренат Харис.

Ул Советның соңгы тапкыр җыелуында үзләренә Президентның Рәхмәт хатлары тапшырылуын әйтте.

Фото: архив/Рамиль Гали/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев