Саба мәктәбен 1971 елда тәмамлаган классташлар Туган якны өйрәнү музеенда очрашып, яшьлек елларын искә алды.
Саба районы Туган якны өйрәнү музеенда истәлекле вакыйга булды: биредә Саба мәктәбенең 1971нче елда тәмамлаган классташлары өчен махсус экскурсия оештырылды.
Кунаклар туган төбәкләренең үткәне, борынгы көнкүреш әйберләре һәм районның күренекле шәхесләре белән бәйле экспозицияләрне зур кызыксыну белән карадылар. Экскурсия барышында алар яшьлек елларын искә алып, музей залларында хатирәләрен яңарттылар.
Очрашу ахырында ветераннар музей коллективына күрсәтелгән игътибар һәм эчтәлекле программа өчен рәхмәт белдерделәр. Мондый чаралар буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытуга һәм яшь буында туган якка карата мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итә.


Нет комментариев