Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Тыкрыкта булды бу хәл» спектаклен карадыгызмы?

Мәдәният учакларында

 Эзмә , Өтернәс, Иләбәр авыл клубы хезмәткәрләре катнашындагы «Моң» халык театры бу көннәрдә районыбыз авылларында Зөлфәт Хәкимнең «Тыкырыкта булды бу хәл» спектакле белән чыгыш ясый. Үзешчән артистларыбыз әлеге комедияне  Кукмара районының  Сардекбаш авылы халкына да  күрсәтте.

 Тыкрык... Балалары буй җиткән ут күршеләрне тыкрык кына түгел, 16 яшьләрендә туган үпкә хисе аерып тора. Үсмер чак кинәсе шулкадәр көчле ки, өлкәннәр гашыйк яшьләрнең бәхетенә киртә булмакчы. Әмма кыз белән егетнең хәйләсе аталарның еллар аерып торган арасын бик тиз якынайта…

 Спектакльнең режиссеры Эзмә "Моң" халык театрын җитәкләүче  Нияз Тимергалиев, үзе ул төп рольдә Садыйк ролен башкара.  «Гомумән, аның хезмәте бик күп, спектакльне сәхнәгә куйды, яшьләрне әзерләде,  декорацияне үзе ясады», – диләр аның турында үзешчән артистлар. Рольләрне   Илүзә Гыйльфанова, Зөһрә Садриева, Рамил Хафизов, Чулпан Исламова, Айнур Гарифуллин, Илдар Хазеев, Гүзәл Латыйпова зур осталык белән башкардылар һәм тамашачының көчле алкышларына лаек булдылар.

Халык театрының районыбыз авыллары буенча гастрольләре дәвам итә…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев