Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 апрель көнне Дәүләт хезмәтләре порталында 1 сыйныфка гаризалар кабул итү ачылачак

1 апрельдән республика халкы Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша беренче сыйныфка керү өчен гариза яза алачак. 2020 елда мәгариф учреждениеләренә язылу сервисыннан 65,5 мең татарстанлы файдаланды.

Хезмәткә сылтама - https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/22364.

Электрон гариза бирү процедурасы халыкның уңайлылыгы өчен максималь гадиләштерелгән. Бары тик баланың мәгълүматларын күрсәтергә, кызыксындырган районны һәм мәктәпне сайларга кирәк. Моннан тыш, Порталда да бирелгән гариза статусын шулай ук, күзәтеп була.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәпкә кабул итү турындагы электрон гариза бер кәгазьгә язылганы белән бер үк көчкә ия, бер үк шартларда карала. Әмма ата-ана (баланың законлы вәкиле) электрон гариза биргәннән соң сайлап алынган белем бирү учреждениесенә документларның төп нөсхәләрен 5 эш көне эчендә тапшырырга тиеш.

Шулай ук искәртик: республика дәүләт хезмәтләре порталы аша түбәндәге учреждениеләргә дә гариза бирергә мөмкин:
• мәктәпкәчә мәгариф оешмаларына (2020 елда - 31 025 гариза);
• урта һөнәри белем учреждениесенә (2020 елда - 29 880 гариза);
• өстәмә белем бирү учреждениесенә (2020 елда - 139 609 гариза).

Яңа уку елында 1 сыйныфка 20 меңнән артык укучы барачак дип көтелә, бу алдагы ел белән чагыштырганда бер мең укучыга күбрәк.

Чыганак: Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев