Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 апрельдән пенсия 3 процентка кадәр артачак

Хезмәт министрлыгы аңлатуынча, социаль пенсиянең уртача күләме 9 мең 62 сум булачак.

Ведомствода аңлатуларынча, индексация нәтиҗәсендә социаль пенсиянең уртача күләме 255 сумга артып, күтәрелгәннән соң 9 мең 62 сум булачак. Шул ук вакытта инвалид балаларның һәм балачактан I төркем инвалидларның пенсияләренең уртача күләме 378 һәм 382 сумга артып, шуннан соң 13 410 һәм 13 556 мең сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. 

Чакыру буенча хәрби хезмәттә булган хәрби хезмәткәрләрнең инвалидлык буенча пенсияләре уртача 355 сумга артып, 12 688 сумга җитәчәк. Чакыру буенча хәрби хезмәттә булган туендыручысын югалткан хәрби хезмәткәрләр гаиләсенең уртача пенсия күләме 303 сумга артачак һәм нәтиҗәдә 10 746 сум булачак.

Хәрби җәрәхәт нәтиҗәсендә һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан ике пенсия алучы инвалидларның пенсияләре уртача 399 һәм 392 сумга арта.

Башлангыч исәпләүләр буенча, индексация чыгымнары ел ахырына кадәр 9,6 миллиард сум булачак.
 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X