Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 гыйнвардан элеккеге хәрбиләрнең пенсиясе артачак

Россия Президенты Хөкүмәткә элеккеге хәрбиләргә һәм аларга тиңләштерелүчеләргә 2018 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрен индексацияләүне йөкләгән.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә элеккеге хәрбиләргә һәм аларга тиңләштерелгән категориягә кергән кешеләргә 2018 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрен индексацияләүне йөкләгән. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә дәүләт башлыгы 2018 ел бюджетында хәрбиләргә 1 гыйнвардан индексация каралуын искә төшергән. Шул ук вакытта хәрби пенсионерларга индексация 1 февральдән генә каралган.

“Индексация 2,6 миллион кешегә кагыла. Без моны элеккечә, синхрон рәвештә эшләргә тиешбез, дип уйлыйм. 1 гыйнвардан хәрби пенсионерларга һәм аларга тиңләштерелүчеләргә пенсияләрен индексацияләргә кирәк”, – дигән Путин.

Президент хәрби пенсионерларга тиңләштерелүчеләргә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, Милли гвардия хәрбиләре, янгынга каршы көрәш һәм башка хезмәткәрләр керүен аңлатып үткән.

Акчаларны быел ук карап куярга кирәк, бюджет кереме моны эшләргә мөмкинлек бирә, – дигән Россия лидеры. Россия финанс министры шулай икәнен раслаган.

“Мондый карарларны быел истә тотарбыз һәм эшләрбез”, – дип җиткергән Антон Силуанов.
 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев