Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

1 октябрьдән эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр кредит буенча 6 айга кичектерүне таләп итә ала

1 октябрьдән Россиядә кече һәм урта бизнес өлкәсендәге эшмәкәрләргә, шулай ук үзмәшгульләргә кредитлар буенча алты айга кадәр кичектерү мөмкинлеге бирә торган закон үз көченә керә.

Документ 31 июльдә РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган һәм хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

«Бурычка алучы теләсә кайсы вакытта кредит (займ) килешүе гамәлдә булу срогы дәвамында кредиторга ташламалы чор бирү турындагы таләп белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы», – диелә указда.

Кредит каникулларын икътисадның барлык тармакларындагы компанияләр рәсмиләштерә ала. Шул ук вакытта, займның максималь күләме буенча чикләүләр билгеләнгән: үзмәшгульләр өчен - 10 миллион сумга, микропредприятиеләргә - 60 миллион сумга, кече предприятиеләргә - 400 миллион сумга һәм урта предприятиеләр өчен 1 миллиард сумга кадәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/1-oktyabrdan-esmakarlar-ham-uzmasgullar-kredit-buenca-6-aiga-kicekterune-talap-ita-ala-5910648

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев