Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 октябрьгә кадәр Татарстанның барлык социаль объектларына җылылык бирелергә тиеш

Республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республикада ягып җылыту сезонын башларга кушты.

1 октябрьгә кадәр Татарстанның барлык социаль объектларына җылылык бирелергә тиеш. Бүген республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республика районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә шундый күрсәтмә бирде.

Киңәшмә Татарстан Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, министрлык һәм ведомство, муниципаль берәмлек һәм төбәкнең алдынгы предприятие җитәкчеләре катнашты.

«Җылылыкны җибәрү карары республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә кабул ителгән. Бүгенгә 9 мең 280 күпфатирлы торак йортта, 7 мең социаль-мәдәни объектта, 3 мең 181 мәгариф объектында, 1 мең 757 мәдәният объектында, 173 социаль яклау һәм мәшгульлек объектында җылылык җибәрелгән», – диде Фәйзуллин.

Министр шулай ук Татарстанның 25 муниципаль берәмлеге тулысынча ягып җылыту сезонын башлаган, дип әйтте. Министр бу эшкә яңа гына керешкән территория җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте. «Җылылык җибәрү өчен тиешле һава торышы урнашты. Барлык кисәтүләрне оператив хәл итәргә һәм ягып җылыту сезонын башларга кирәк», – диде ул.

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев