Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

101 яшьлек Вазыйфа әби һаман “яучы көтә”

Вазыйфа әби Галиева Саба районы Тенеки авылында тормыш күрә. Аның өч үзенчәлеге бар: беренчедән, аңа 101(!) яшь, икенчедән, аның исеме дә гадәти генә түгел, өченчедән, ул һәр җөмләсен уен-көлке, шаяру белән әйтә. Вазыйфа әби Галиева килене һәм оныгы тәрбиясендә гомер кичерә. Җиде ел элек, улы вафатыннан соң күзе сукырайган. Аяклары...

Вазыйфа әби Галиева Саба районы Тенеки авылында тормыш күрә. Аның өч үзенчәлеге бар: беренчедән, аңа 101(!) яшь, икенчедән, аның исеме дә гадәти генә түгел, өченчедән, ул һәр җөмләсен уен-көлке, шаяру белән әйтә.

Вазыйфа әби Галиева килене һәм оныгы тәрбиясендә гомер кичерә. Җиде ел элек, улы вафатыннан соң күзе сукырайган. Аяклары йөрмәгәнгә дә өч ел икән. Мин килгәндә утырып кына тора иде. Кулларымны учына алып: "Кулың бик йомшак, кияүдә түгелсең ахры", - диде ул шаяртып.
Вазыйфа - әти­сенең дә, әнисенең дә икенче никахыннан туган бала. Әнисе кияүгә чыгып, озак та үтми, ире үлеп китә. Торыр җире булмагач, ул икенче кешегә кияүгә чыгарга мәҗбүр була. Өч баласы ир йортында кала - каенатасы балаларны киленгә бирми. Шулай итеп, танышымның әнисе 5 үги кыз өстенә килә.


- Эшләмәгән җирем калмады, - дип башлады сүзен әбекәй. - Кизел шахтасында җир казыдык, таш ваттык. Урман кистек, окоп казыдык. Монда кайткач, мал табибы булып эшләдем.
Әбинең авызыннан чыккан һәр сүзе хикмәтле, дөрес интонация сайлап сөйли. Шуңа күрә сөйләшүнең күп өлешен үзгәртмичә бирәм.
- Авылга кайткач та кияүгә чыктыгызмы?
- Мәҗбүри чыгасың.
- Ник алай?
- Тагын урманга алып китмәсеннәр дип.
- Кияүгә чыккач, җибәрми­ләрмени?
- Йөккә узгач, ничек җибәр­сеннәр?
Вазыйфа әби биш балага гомер бирә. Кызганыч, бүген аларның берсе генә исән. 23 ел математика укытучысы булып эшләгән Таифә исемле кызы фаҗигале рәвештә, өйләренә "кызыл әтәч" кунгач янып үлә. Бу вакытта аңа 43 яшь була, биш баласы кала.
- Бүгенге көндә исән-сау булган бердәнбер кызы Мәфтуха Теләче районы Балыклы авылында яши. Агрономга укыгач, шунда юллама белән җибәргәннәр. Аның да биш баласы бар. Муллаян - минем ирем иде. Тракторчы булып эшләде. Җиде ел элек вафат булды. Калган балалары яшьтән үлгән, - ди әбинең килене Гөлфия апа.
Балалары турында сөйләшкәндә барысын да искә төшерде бугай әби. Тирән сулап куйды.
- Гомерегезнең кайсы вакытын сагынасыз? - дим.
- Сагынырлык бер гомерем дә юк, балам. 1914 елда тудым. Янгын чыгып, йортыбыз көлгә әйләнде. Бернәрсәбез калмады. Өч яшемнән капчык тотып, малайлардан курка-курка, ике авылны бер итеп хәер сораштым. Кешегә бала караштым, бәрәңге чүбе утадым, бәрәңге чүпләдем. Кешедә хезмәтче булып йөрдем.


- Озак яшәвегезгә сөе­нәсезме?
- Аллаһы Тәгаләнең шуның кадәр гомер бирүенә бик үкенәм. Бәхетле кеше яшьтән үлә. Күзем күрми, аягым йөрми...
- Үзегезгә ничә яшь икәнен бе­ләсезме соң?
- Кеше әйткәч шаккатам, кайдан килде икән бу яшь, дип. Былтыр: "Йөз яшеңне тутырдың инде", - дигәч, "Булмаганны!" - дидем. Күпме яшәгәнемне белмәдем.
- Нәселегездә озын гомерле кешеләр бармы?
- Юк. Бертуганнарым кайсы кырыкта, кайсы кырыкка да җитмичә китеп бетте. Әти 70тә, әни 83тә үлде.
- Тамагыгызга ашыйсызмы соң?
- Тамакны алдатмыйм. Кәбестә, борчак ашамыйм. Ит ашыйм. Камыр ризыклары яратам. Иртән ипи белән чәй эчәм.
Дөрес, әби төннәрен начар йоклый икән. Аның каравы, көндезләрен йокысын туйдыра. Шунысына шөкерана кыла ул: авырулар борчымый, кан басымы да нормада икән. Килене исә үз ятагын да әби бүлмәсенә көйләгән.
- Киленегез карап тора. Уңгансыз үзеннән, - дим. - Килен белән әйбәт яшәдегезме соң?
- Аллага шөкер. Ул китереп сукмады, мин китереп ормадым. Ул әйткәнне мин тыңладым, мин әйткәнне - ул. Бер-беребезнең сүзеннән чыкмадык. Яши-яши килен үз улыңнан да якынрак була икән ул.
- Киленегез яхшы, урыныгыз җылыда, кадер-хөрмәттә яшисез...
- Урын да җылы булмаса, бауга менәргә. Йә чыгып китәргә.
- Бик шаян булгансыз ахры, - дим, әбинең төртмә сүзләренә каршы.
- Ут булдым. Батыр идем. Синең йөрәгең икедер, дия иде Мәфтуха кызым.
- Әле алтын йөзекләр киеп куйгансыз. Егетләр каратырга ахры исәп?
- И-и, шулай иткән идем дә, килүче юк әле. Яучылар килеп китә, ияртмиләр...
Әнә шулай уен-көлке белән яшәп ята Сабаның йөзьяшәр әбисе. Саубуллашканда да: "105 яшегезгә кабат килербез", - дигәч: "120 яшькә дә килмәгәч, йөреп тормагыз инде", - дип, тагын бер кат көлдереп алды.

Чулпан ШАКИРОВА

Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев