Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 103 яшьлек Зәйнәп әбинең даруга исе китми, кан басымы 120/80!

    «Бик озак яшәдем инде, балалар» - Апас районының Сатламыш авылында гомер иткән 103 яшьлек (!) Зәйнәп әби Ибраһимованың торып-торып әйтә торган сүзе бу. Уфтанып әйтүе түгел. Теге җирем, бу җирем авырта, дип сыкранып ята торган да, сырхауханә юлы таптаган кеше дә түгел үзе. Сырхауханәдәге «авыру тарихы» да дәфтәр калынлыгыннан артмый...

    «Бик озак яшәдем инде, балалар» - Апас районының Сатламыш авылында гомер иткән 103 яшьлек (!) Зәйнәп әби Ибраһимованың торып-торып әйтә торган сүзе бу.

    Уфтанып әйтүе түгел. Теге җирем, бу җирем авырта, дип сыкранып ята торган да, сырхауханә юлы таптаган кеше дә түгел үзе. Сырхауханәдәге «авыру тарихы» да дәфтәр калынлыгыннан артмый торгандыр, диләр. Әле бер көнне генә шәфкать туташы килеп, кан басымнарын үлчәп киткән - 120/80. Сөбханалла! Аның эчкән суындамы, аяк басып йөргән җирендәме - нинди дә булса хикмәте булмый түгелдер, диясездер. Озын гомерле булуның төгәл генә рецептын Зәйнәп әби үзе дә әйтә алмас иде, мөгаен. Шулай да эчкәне гомер буе чишмә суы булган.

    Кыш көне дә туңуны белмәгән бу чишмәнең улагында җәен-кышын кер чайкарга да аз йөрмәгәндер ул. Ни дисәң дә, ире Кәбир (ул 76 яшькә кадәр яшәгән) белән җиде бала тәрбияләп үстергән алар. Утны-суны кичеп кайткан сугыш ветераны Кәбир Ибраһимов мәктәптә башлангычларны укыткан, үзе төрле эшкә йөргән. 45 ел хезмәт стажы бар Зәйнәп әбинең.

    - Әнкәй гомер буе чиста-пөхтә булды, тәртип яратты. Өйдә иске-москы әйбер тотмады. Бервакытта да иске халаттан йөргәне булмады. Безгә дә үзегезне үзегез карагыз, дип гел әйтә килде. Аш-суга, тегүгә осталыгын да бөтен авыл белә. Алар әткәй белән бик тәртипле яшәделәр, байлык артыннан кумадылар, каударланмый гына, үз җайларына яшәделәр, - ди киленнәре Гөлфия ханым.
    Шулайдыр. Элек авыл җирләрендә ашханәләр булмаган бит. Шуңа да районнан вәкил булып килүчеләр Зәйнәп апа сыеннан авыз итми китмәгән. Пөхтәлекне-матурлыкны яратуы да элеккечә: моннан элек район башлыгы, 100 яше белән котлап, иңнәренә ап-ак мамык шәл япкач, уенын-чынын бергә кушып: «Моңа хәзер бик матур пәлтә дә кирәк инде», - дип юкка гына әйтмәгән бит инде Зәйнәп әби. Аның шул сүзен ишеткәч, йөзьяшәр әбекәйне котларга килгән кызлар да: «Яңабаштан яшиселәр килеп китте», - дип кайткан.

    Зәйнәп әбинең җиде баласының алтысы исән-сау бүген. Барысы да, урынлы җирләрдә эшләп, кеше арасында абруй казанган кешеләр. Кайсысы - запастагы офицер, кайсысы - банк, медицина хезмәткәре, кайсысы - укытучы. Тимер телен аңлаган механизатор да, үз куллары белән җиһаз ясаучы оста да, әниләре кебек үк тегү эшенә маһиры да бар. Иң өлкәне - Казанда яшәүче Сәгыйте дә инде 80не түгәрәкләп килә икән. Аннан бер-бер артлы Сәгыйдә, Розалит, Василә, Гаилә, Заһид... Төпчекләре Сабитның гына гомере булмаган...

    Бүген Апаста яшәүче улы За­һид һәм килене Гөлфия тәрбия­сендә Зәйнәп әби. Кем генә килмәсен-китмәсен, барысына да догада ак әби: «Исән-сау йөрегез, шатланып кайтыгыз!»


    Расиха ФӘИЗОВА, Апас, Сатламыш

    http://shahrikazan.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: