Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

12 апрель- Космонавтика көнен билгеләп үтәбез

Бүген Космонавтика көне. 1961 елныӊ 12 апрелендә дөньяны шау иткән, СССРныӊ беренче икәнен космоста да раслаган вакыйга булып узды.

  1961 елның 12 апреле – дөнья күләмендә тарихка кереп калган истәлекле дата. Бу көнне космоска кешелек тарихында беренче пилотлы очыш ясалды. Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр.
Юрий Алексеевич Гагарин 1934нче елның 9 мартында Смоленск өлкәсенең Гжатск районында колхозчы гаиләсендә туган. 1941нче елда урта мәктәпкә укырга керә, ләкин гитлерчылар башлаган сугыш аның укуын бүлә. Сугыш тәмамланганнан соң Гагариннар гаиләсе Гжатск шәһәренә күченә. Анда Юрий урта мәктәптә укын дәвам итә. 1951 елда ул Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендә һөнәри училищены бер үк вакытта эшче – яшьләр мәктәбен тәмамлый. Саратов шәһәрендәге индустриаль техникумда укыганнан соң Саратов аэроклубында, Ырынбур авиация училищесында белем ала. 1957 елдан совет авиациясендә очучы булып хезмәт итә. 1959 елдан галәмгә очарга әзерләнә. 1961 елның 12 апрелендә Юрий Алексеевич Гагарин беренче кеше булып космоска күтәрелә.
Ю.А.Гагарин галәмгә юл салганнан соң космик ачышлар дәвам иттерелә. 1961 елның августында космоска “Восток-2” кораблендә Герман Титов оча. 1962 елның августында галәмгә Андриян Николаев күтәрелә. 1962 елда “Восток-3” кораблендә Л.И. Попов оча. 1963 елның 16 июлендә космик киңлекләргә дөньяда беренче мәртәбә хатын-кыз очучы-космонавт Валентина Владимировна Терешкова юл алды.
 1960 елның августында космос киңлекләренә Белка һәм Стрелка кушаматлы этләрнең тәүлеклек очышы да әһәмияткә ия. Этләр очышны уңышлы башкарып Җиргә әйләнеп кайталар. Хәзер инде космосны яулау фикере тагын да ныклы, күп фактларга таянган, ышанычлы була. Шуңа күрә экспериментлар да арттырыла, физиологик процессларны өйрәнү киңәйтелә.
 Кайбер белгечләр кешенең космоска очуы мөмкин түгел, ул авырлык югалу халәтен кичерә алмас, диләр. Ул гына түгел, авырлык югалу халәтен, төпсез космик киңлекне күреп кешенең психикасы түзә алмас, дип фараз кылганнар.
 Ләкин бу карашларны Гагаринның 1961 елдагы очышы кире кага, ул гына да түгел, Г.Титовның “Восток-2” кораблендәге очышы, Леоновның “Восход -2” кораблендә ачык космоска чыгуы кешенең галәмдә исән калу мөмкинлегенә генә мисал булып тормады, хәтта аның уңышлы эшләвен һәм яши алуын да исбат итте.
Җир тарихында яңа эра ачкан герой Ю.А.Гагаринның исеме кешелек җәмгыятенең батырлыклар елъязмасына алтын хәрефләр белән язылган. Ул бөтен илебез кешеләре арасында иң сәламәт һәм иң нык кешеләрнең берсе була.Чөнки беренче сайлаганда аның сәламәтлеге дә, буе да, авырлыгы да, яше дә – барысы да исәпкә алына.
1961нче елның 12нче апрелендә Байконур космодромыннан бортына кеше утырткан “Восток” исемле дөньяда беренче космик корабль беренче космик тизлек белән һавага күтәрелде һәм орбита буенча Җир тирәли оча башлады һәм бу беренче кеше Ю.А.Гагарин иде. Барлык радиостанцияләр: “Корабльнең авырлыгы 4725 кг, апогейда орбитаның биеклеге 327 км, Җир тирәли әйләнү чоры 89, 1 минут. Космонавт үзен яхшы хис итә. Бик яхшы! Төшү башланды...” – дип хәбәр иттеләр, гаҗәеп очыш 108 минут дәвам итте! Ә бу минутлар нинди генә иде соң! Һәр минуты өчен гасырлар буенча дәвам иткән көрәш, хезмәт, эзләнүләр...
Ю.А.Гагарин батырлык, хезмәт сөючәнлек, кешенең бетмәс-төкәнмәс мөмкинлекләре символына әйләнде. Аның исеме тарихка кереп калды.

Чыганак:https://igenche.ru/news/novosti/2023-04-12/12-aprel-kosmonavtika-k-ne-3216379

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев