Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

13 июльгә йолдызнамә

Бүген туганнарыгызның хәлен белегез, алар белән аралашуга берничә минут булса да вакыт табыгыз. Кучкар Үзегезне кулга алырга, чыгырдан чыкмый калырга тырышыгыз. Яңа көн яңа эмоцияләр алып киләчәк. Эштә авралдан котылу өчен бераз гына игътибарыгызны читкә юнәлтеп алыгыз да эшегезне дәвам итегез. Күпкә ирешерсез. Үгезбозау Туганнарыгыз сезне тыңларга теләмиме? Мондый аңлашылмаучылык...

Бүген туганнарыгызның хәлен белегез, алар белән аралашуга берничә минут булса да вакыт табыгыз.

Кучкар
Үзегезне кулга алырга, чыгырдан чыкмый калырга тырышыгыз. Яңа көн яңа эмоцияләр алып киләчәк. Эштә авралдан котылу өчен бераз гына игътибарыгызны читкә юнәлтеп алыгыз да эшегезне дәвам итегез. Күпкә ирешерсез.

Үгезбозау
Туганнарыгыз сезне тыңларга теләмиме? Мондый аңлашылмаучылык нилектән килеп чыкканлыгын уйлагыз. Тәкәбберлек - яхшы сыйфат түгел.

Игезәкләр
Туганнар арасында бераз гына киеренкелек сизелеп алачак. Монда үзегезне дә, башкаларны да гаепләргә ашыкмагыз. Якыннарыгызның эчке дөньясын аңларга тырышыгыз.

Кысла
Паркта яки шәһәрдән читтә ял итегез. Табигать белән хозурлану сезгә үзегезне бәхетле итеп тоярга ярдәм итәр.

Арыслан
Якыннарыгыз белән бераз аңлашылмаучылык килеп чыгарга мөмкин. Аларның проблемаларыннан качмагыз. Һөнәри осталыгыгыз югары дәрәҗәдә. Бизнеста уңыш көтә.

Кыз
Бүген путевка сатып алу өчен яхшы көн. Ниһаять, хыялыгызны тормышка ашыра аласыз. Чемоданыгызны тутыра башласагыз да ярый.

Үлчәү
Барлык эшләрдә дә, гаилә мөнәсәбәтләрендә дә тынычлык сизелә. Якыннарыгыз сезне караңгы урында яктылык нуры итеп кабул итә.

Чаян
Туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләргә игътибар итегез әле. Арада ниндидер яшерен бер канәгатьсезлек бар сыман. Бүген аңлашу өчен иң кулай көн.

Укчы
Эштән арынып, игътибарыгызны туганнарыгызга һәм балаларга юнәлтегез. Кичне бергә үткәрү гаилә учагы җылысын көчәйтәчәк кенә.

Кәҗәмөгез
Якыннарыгыз сезгә игътибарны арттыра төшә. Аларны туктатмагыз, үзегез дә аларга карата кайгыртучан булыгыз.

Сукояр
Проблемалар килеп чыктымы? Сез ялгыз түгел. Туганнарыгыз сезне проблема белән ялгыз калдырмаячак - шуны онытмагыз. Эш процессына бирелеп, ял итәргә дә вакытыгыз калмый. Җитәкчедән ял сорарга вакыт җиткәндер кебек.

Балык
Балалар - тормыш чәчәге. Шул турыда онытмасагыз иде. Алар белән аралашсагыз, үзегезгә дә җиңел булып китәр. Бер-берегезгә ышаныч араларны тагын да якынайта.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев