Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 13 ноябрь – “Ак таяк­лылар көне”

    Күрү бәхетеннән мәхрүм итеп, Ник сынадың безне, илаһым? Син тудырган дөнья матур диләр, Сокландыргыч синең җиһаның. Йолдызларны сихри җемелди дип, Ай-кояшын күркәм дип беләм. Бары беләм ишеткәннән генә, Үз күзләрем белән мәңге күрмәм. Шулай үтәр гомерем акрын гына, Коелырлар гомер елларым. Тик Аллаһыма мин рәхмәтле, Тәкъдиремә язган сынавым. Аңлавыгызча, шигырь­нең...

    Күрү бәхетеннән мәхрүм итеп,

    Ник сынадың безне, илаһым?

    Син тудырган дөнья матур диләр,

    Сокландыргыч синең җиһаның.

    Йолдызларны сихри җемелди дип,

    Ай-кояшын күркәм дип беләм.

    Бары беләм ишеткәннән генә,

    Үз күзләрем белән мәңге күрмәм.

    Шулай үтәр гомерем акрын гына,

    Коелырлар гомер елларым.

    Тик Аллаһыма мин рәхмәтле,

    Тәкъдиремә язган сынавым.

    Аңлавыгызча, шигырь­нең төп герое - күрү бәхетеннән мәхрүм кеше. Язмышның авыр сынавына дучар булса да, күңел рухы сынмавы сизелеп тора. Дөньяга, үзе бер тапкыр да күзләрен тутырып карамаган җиһанга соклана ул. Ә хәзер бер мизгелгә тукталып, уйлап карыйк әле, кайчан соңгы мәртәбә айга, җәйге сихри күктә җемелдәгән йолдызларга сокланып карадык икән? Кайчан табигать гүзәллегенә хозурландык? Мин шәхсән үзем хәтерләмим (гафу кыл, Раббым...). Белмибез шул сәламәтлекнең кадерләрен, шулай булырга тиеш дип кенә уйлыйбыз. Бер минутка гына күзләребезне йомыйк әле. Ни күренә? Караңгылык, тоташ караңгылык... Тик курыкмыйбыз, чөнки күзләребезне ачуга, караңгылык югала, бар да гадәттәгечә була. Кызганычка каршы, бөтен кешенең дә алай түгел шул. Арабызда сукырлар бик күп. Бер гөнаһсыз сабыйларны да урап узмый бу афәт. Туу белән күз күременнән мәхрүм калучылар да бар арабызда.

    Минем үземә күз буенча инвалидлар оешмасында ун ел буе сәркатип булып эшләү дәверендә бик күп кешеләр белән аралашырга туры килде. Күз алдыгызга китерәсезме, синең белән кара-каршы сөйләшеп утырган кеше сине күрми, бары тавышыңны гына ишетә. Авыр, бик авыр андый мизгелләрдә. Алар арасында төрле кешеләр бар - нык рухлылары да, йомшак күңеллеләре дә. Күбесенчә, көчле рухлы, шат күңелле инвалидлар. Дөресен генә әйткәндә сокланам мин аларга. Нинди генә вакыт булмасын, үзләре шалтыратып, хәлне белеп, күңелне күтәреп торалар.

    13 ноябрь - "Ак таяк­лылар көне". Гади итеп әйткәндә, бу - күрмәүче һәм на­чар күрүче инва­лидлар бәйрәме. Ак таякчык - күрмәүче инва­лидларның эмблемасы. Кайда гына булмасын - урамдамы, транспорттамы, без аларга игътибарлы булырга һәм ярдәм итәргә тиешбез. Россия Федерациясендә 2011 елдан алып "Уңайлы мохит" программасы эшләп килә. Шуның нигезендә Татарстанда да күз буенча инвалидлар өчен зур күләмдә эшләр башкарыла. Безнең оешма - Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Саба районы җирле оешмасы өч районны - Саба, Кукмара һәм Теләчене берләштерә. Оешмада барлыгы 287 инвалид әгъза булып тора.

    13 ноябрь - Халыкара сукырлар көне уңаеннан Саба җирле һәм Татарстан төбәкара оешмасы исеменнән барлык күз буенча инвалидларны "Ак таяклылар көне" белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, күтәренке рух һәм күңел көрлеге, озын гомер телим. Сабыр канатларыгыз сынмасын, бәхетле тыныч тормышта яшәргә язсын.

    Ләйсән Галимова,

    Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Саба районы җирле оешмасы сәркатибе.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: