Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1300 татар теле укытучысы башка фәннәр буенча яңадан әзерлек уза

Укытучыларның яңадан әзерлек узуы яңа уку планнары йөкләмәсе буенча үзгәрешләргә бәйле.

Татарстанда 1300 татар теле укытучысы башка фәннәр буенча яңадан әзерлек уза. Бу хакта бүген Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюз комитеты белән берлектә узган киңәшмәдә министр урынбасары Тимерхан Алишев җиткерде.

Өстәмә квалификацияне тагын 208 мөгаллим узачак, дип сөйләде докладчы.

“Яңа уку планнарында йөкләмәләр үзгәрү уңаеннан,  Татарстан Президенты йөкләмәсе нигезендә, киләсе елдан татар теле укытучыларын яңадан әзерләүне оештыру программасы буенча эшли башладык”, – дип билгеләп үтте министр урынбасары.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев