Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

16 гыйнварда Татарстан мөселманнары Мәрҗанине искә алачак

Галимнең туган көненә бәйле шушы истәлекле көн уңаеннан республикабызда күпләгән чаралар үткәрү ниятләнә.

16 гыйнварда күренекле татар дин эшлеклесе, мәгърифәтче, мөселман фәлсәфәчесе, тарихчы һәм көнчыгыш белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тула. 2018 ел Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан аның исеме белән игълан ителде. Галимнең туган көненә бәйле шушы истәлекле көн уңаеннан республикабызда күпләгән чаралар үткәрү ниятләнә. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә белдерелә.

Иртәдән, 9.45 сәгатьтә Казанның мөселман өммәте Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Мәрҗанине искә алу өчен аның кабере янына җыелачак. Җыенда катнашучылар галимнең васыятен, аның бөек мирасын һәм кабатланмас шәхес булуын искә төшерәчәк. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шәйх Мәрҗани рухына багышлап Кәлам шәрифтән аятьләр укыячак һәм дога кылачак.

Аннары көн дәвамында Татарстанның төрле почмакларында Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлына һәм эшчәнлегенә багышланган тематик кичәләр узачак. Буа, Кукмара, Мамадыш, Ютазы, Әлмәт һәм Чаллы мөхтәсибәтләрендә урнашкан барлык мәдрәсәләрдә укучылар, имамнар һәм барлык кызыксынучылар өчен вәгазь кичәләре, викториналар, ачык дәресләр, лекцияләр һәм түгәрәк өстәлләр оештырылачак.

14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге, Казан имамнары, башкалабыз мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм шәкертләре “Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы” күргәзмәсе ачылышына җыелачак. Күргәзмәдә галимнең шәхси әйберләре, китаплар, кулъязмалар, фотографияләр, ТР Дәүләт архивыннан документлар һ.б. тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук агымдагы елның февраль аенда Татарстан мөфтияте тарафыннан халыкара конференция, Мәрҗани Кубогына джиу-джитсу буенча Россиякүләм ярышлар һәм башка чаралар уздыра ниятләнә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X