Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

16 яшьлек мәктәп укучысы “Татарстанның чуваш гүзәле – 2018” җиңүчесе булды

Карина Токтамышева “Чуваш гүзәле” Россия бәйгесендә республика данын яклаячак.

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында “Татарстанның чуваш гүзәле – 2018” IX республика бәйгесе узды. Чарада 13 кыз катнашты. Төп призга Әлмәт районы мәктәбе укучысы Карина Токтамышева лаек булды. 

Татарстанда ел дәвамында бәйгенең сайлап алу турлары һәм кастинглар узды. Нәтиҗәдә, республиканың җиде районыннан, шулай ук Казан һәм Нурлаттан 13 кыз сайлап алынды.

Бәйгене оештыручыларның берсе Сильвия Чаркина сөйләвенчә, беренче чиратта, әлеге бәйге модельләрнең гүзәллек ярышы гына түгел, ә талантларны ачу чарасы да. “Безнең төп максат – милли мәдәниятне, чуваш милли киемен, гореф-гадәтләрне бүгенге буынга җиткерү”, - диде ул.

Кызлар биш төрле сынауда катнашкан.  Башта алар үзләре белән таныштырган, шулай ук аш-су әзерләү буенча биремнәр дә башкарган. 

Жюри киңәшкәннән соң, “Татарстанның чуваш гүзәле – 2018” IX республика бәйгесе җиңүчесе итеп, Әлмәт районы мәктәбенең 16 яшьлек укучысы Карина Токтамышеваны җиңүче итеп игълан иткән. Ул Мәскәүдә “Чуваш гүзәле” Россия бәйгесендә республика данын яклаячак.

Бәйгене Татарстан халыклары ассамблеясы һәм Татарстан халыклары Дуслык йорты һәм “Татарстанның чуваш милли-мәдәни автономиясе” оештырды. 

Фото: Рамил Гали

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев