Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

17 апрель – янгын сагы хезмәткәрләре көне

Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең хөрмәтле ветераннары!

Сезне чын күңелемнән күп  еллар дәвамында 17 апрельдә билгеләп  үтелгән һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас  котлыйм. Гомер-гомергә янгын фаҗигасе белән көрәшү бер чакыруда ук ярдәмгә ашыгучы кыю, көчле рухлы ир-егетләр эше булып исәпләнгән. Сез иң катлаулы шартларда да, һәр мизгел кадерле булган очракларда сез эшегезне тиз арада, төгәл, оешкан төстә башкарып, тормышыгызны куркыныч астына куеп  хезмәт бурычыгызны үтәдегез. Бүген дә сез тармак ветераннары традицияләренә таянып,  ут афәтенә каршы  көрәштә ышанычлы кешеләр тора.  алга куелган бурычларны үтисез: шәһәр һәм район, предприятиеләрнең куркынычсызлыгы сагында торасыз.

Барлык коллектив  исеменннән сезгә сайлаган эшләренә тугры калулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм. Үзегезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек, хезмәтегездә уңышлар телим. Авыл  урамнарында шомлы сирена тавышлары мөмкин кадәр сирәгрәк ишетелсен, гаиләгездә - туганнарыгыз һәм якыннарыгыз арасында ешрак булырга язсын!

Айнур Галимуллин,

 Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  Теләче  һәм  Саба районнары  буенча  янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы.

Фото: https://pixabay.com | skeeze

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев