Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

18 май - Музейлар көне: “Сездә мамонт сөякләре бар икән, берәрсен бирә алмассызмы?” дип Казахстаннан да шалтыраттылар

18 май - Музейлар көне якынлашкан саен үземдә ниндидер күңел күтәренкелеге, канәгатьләнү сизәм. Шушы изге гамәлгә күпмедер өлеш кертә алганыма сөенеп бетә алмыйм. Эш болайрак булды: 1975-1985 елларда миңа Саба урта мәктәбендә борынгы заман һәм урта гасырлар тарихларын, география, шулай ук кызлар белән хезмәт дәресләрен укытырга насыйп булды. Менә шул...

18 май - Музейлар көне якынлашкан саен үземдә ниндидер күңел күтәренкелеге, канәгатьләнү сизәм. Шушы изге гамәлгә күпмедер өлеш кертә алганыма сөенеп бетә алмыйм. Эш болайрак булды: 1975-1985 елларда миңа Саба урта мәктәбендә борынгы заман һәм урта гасырлар тарихларын, география, шулай ук кызлар белән хезмәт дәресләрен укытырга насыйп булды. Менә шул чорда мәктәп директорыбыз Нурислам Насыйбуллин белән киңәшеп, үз музеебызны булдырырга ниятләдек һәм бу эшкә Равил Гомәров (география укытучысы), Фирая Закирова һәм Гайшә апа Закирова (тарих) бергәләп тотындык. Гайшә Вәлиевна күптән вафат инде, гүре нурлы, авыр туфрагы җиңел булсын, берүк. Безгә район тарихын өйрәнү белән ныклап шөгыльләнүче, шушы мәсьәләләр буенча 28 (!) кеше белән хат алышкан, архивлар белән тыгыз элемтәдә булган колхоз төзелеше ветераны Хәмидулла ага Хуҗин (язучы Мәгъсум Хуҗинның әтисе) ярдәмгә килде. Экспонатлар җыйнауга күпсанлы укучыларыбыз кушылды. Алар кичке сәгать 9-10нарга кадәр өйдән-өйгә йөриләр иде. Уртак тырышлык һәм энтузиазм белән 1985 елда - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 40 еллыгына мәктәпнең бер бүлмәсендә туган якны өйрәнү музее ачылды. Безгә стеллажлар, люстра, келәм кебек әйберләр, транспорт белән ярдәм иткән җитәкчеләрне дә хөрмәт белән искә алам. Шулай итеп, без Саба музеен оештыручылар буларак тарихка кереп калдык.

1994 елда Татарстан Дәүләт музееның Саба филиалы ачылып, район китапханәсе күчкән КПСС райкомы бинасының дүрт бүлмәсе бирелә. Мәктәптәге төп экспонатлар район музеена күчерелә, аның белән озак еллар Рәйсә Сираҗиева җитәкчелек итте.

Язмамны музей эше әһелләренә һәм ветераннарга, әлеге тармакка өлеш кертүчеләргә хәерле гомер, исәнлек-саулык теләп тәмамлыйм.

Рәйханә Әхмәтгалиева,

халык мәгарифе отличнигы,

укытучы-методист.

Рәйсә Сираҗиева, ветеран-укытучы, музейның элеккеге җитәкчесе:

- Музейларда халкыбызның милли-мәдәни, матди һәм рухи мирасы саклана. Саба музеендагы экспонатлар күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Бервакыт: "Сездә мамонт сөякләре бар икән, берәрсен бирә алмассызмы?" дип Казахстаннан да шалтыраттылар. Экспонатларны үзләштерергә теләүчеләр дә табылды. Бер елны җитди кыяфәтле ике ир-егет Социалистик Хезмәт Геройлары исемлеге бирелгән китапны урлап чыгып китте. Ни өчен кирәк булганлыгын чамалыйсыздыр. Теләче районында Гөлбикә Кәримованың Герой медале урлануы да шул елларга туры килә. Мин эшләгән чорда фәнни эшкә-эзләнүләргә зур игътибар бирелде, Саба тарихының аңарчы билгесез сәхифәләрен ачкан бай материал туплауга ирештек. Кызганыч, музей өчен яңа бина булдыру мәсьәләсе ул вакытта хәл ителми калды. Сабага Татарстан Милли музее генераль директоры Геннадий Муханов та килде. Боз урыныннан кузгалыр шикелле иде. Ул арада Г.Муханов башка эшкә күчте. Әмма әлегә туган якны өйрәнү музееның 70 квадрат метрлы бүлмәдә эшләгән көне.

Венера Сәетова, туган якны өйрәнү музее директоры:

- Саба туган якны өйрәнү музееның мәйданы зур булмаса да, биредә бик күп мәгълүматны үзенә туплаган өч меңгә якын экспонат бар. Шуның меңгә якыны - нумизматика, 391ен документлар, сирәк китаплар. 2013 елда 3340 кешегә хезмәт күрсәтелде, 30 экскурсия оештырылды, тарихи эчтәлекле лекцияләр уздырылды, методик ярдәм күрсәтелде. Әйтик, Хәтер көне уңаеннан тарих белән кызыксынучы укучыларны Өтернәс шәһәрлегенә экскурсиягә алып бардык. Балаларга шушы чорда шаһит киткән бабаларыбыз турында лекция укылды. 2013 елда барлыгы 11 тапкыр күргәзмәләр оештырылды. Былтыр Канададан кайткан милләттәшләребез Динара һәм Вәгыйз Солтанбиковлар музейда булып, эшебезне уңай бәяләп, рәхмәтләрен татар һәм инглиз телләрендә тәкъдимнәр китабына язып киттеләр. Музеебызның Лесхоз бистәсендәге филиалы да уңышлы гына эшли. Миңгәрдә Шәүкәт Бик­тимеровның музей-бүлмәсен оеш­тыру өчен дә экспонатлар туплана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев