Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

200 баш терлеккә исәп­ләнгән торак өчен 2 миллион сум акча каралган

Татарстанда сөтчелек фермаларын төзекләндерү һәм азык базлары төзү буенча махсус программа эшли. "Сөтчелек фермаларын төзекләндерү һәм капиталь ремонт ясау" программасы кысаларында республикада өч ел эчендә барлыгы 600 ферма төзекләндерелергә тиеш. Быел 200 фермага капиталь ремонт ясалган. Искесен салып, "яңа күлмәк" кигән терлек тораклары безнең район хуҗалыкларында да бар. Бу уңайдан...

Татарстанда сөтчелек фермаларын төзекләндерү һәм азык базлары төзү буенча махсус программа эшли. "Сөтчелек фермаларын төзекләндерү һәм капиталь ремонт ясау" программасы кысаларында республикада өч ел эчендә барлыгы 600 ферма төзекләндерелергә тиеш. Быел 200 фермага капиталь ремонт ясалган.

Искесен салып, "яңа күлмәк" кигән терлек тораклары безнең район хуҗалыкларында да бар. Бу уңайдан иң күләмле эшләр җәй-көз көннәрендә "Туган як", "Явлаштау" җәмгыятендә һәм "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесендә башкарылды. "Туган як"ның Кече Шыңар авылында урнашкан 200 башка исәпләнгән торактан җәйләүгә киткән маллар август азагында төзекләндерелгән якты "йорт"ка кайтып кергән. Малкайлар сәхрәдә чакта, төзүчеләр идәннән алып түшәмгә кадәр капиталь ремонт үткәргән. Хәзер инде түбәдән яңгыр да үтми, яктылык та җитәрлек. Түбәдәге калай, өр-яңа ишекләр яңгырдан да саклый, җилдән дә ышыклый. Ә поликарбонаттан эшләнгән өлеше торак эченә яктылык бөркеп тора. Бу торакта Гөлназ Нигъмәтуллина, Флүрә Гайнетдинова, Илһамия Нәҗмиева, Гүзәл Нигъмәтҗанова хезмәт куя. Һәркайсына иллешәр сыер. Төш вакытында сыерларны кардадан алып кереп, чылбырга бәйләргә килгән сыер савучылар торакларын төзекләндерүләренә сөенечләрен дә белдерделәр.

- Түбәдән су үтә иде, торбаларны яңадан алмаштырдылар, бу торак бик яхшылап төзекләндерелде инде. Менә безгә бүлмә дә әзерлиләр әле. Киемнәребезне эләргә дә урын булачак, - дип куана терлекчеләр.

Әлеге хуҗалыкта моннан тыш, йөзәр башка исәпләнгән икешәр мал торагы төзекләндерелгән. Ике урында сенаж базы төзү эшләре башланган. Биредә иң яңа дигәне дә 1985-1986 елда эшләнгән тораклар. Райондагы башка хуҗалыкларга караганда "Туган як"ка заманча технологияләр соңлап, акрынрак килә. Шулай да узган ел йөзәр башлы ике, быел ике йөз башка исәпләнгән бер торакка "Делаваль" җиһазлары урнаштырганнар. Кул хезмәте бермә-бер җиңеләйгән. Элек бер торакта сигез сыер савучы булса, хәзер дүртәү эшли. Ферма мөдире Илнур Нигъмәтҗанов әйтүенчә, дүрт савымчы да эшсез калмаган. Төп савымчыларга алмаш та булып торалар икән.

"Сөтчелек фермаларын төзекләндерү һәм капиталь ремонт ясау" программасының калган хуҗалыкларда ни рәвешле тормышка ашырылуын беләсе килеп, "Явлаштау", "Юлбат" хуҗалыгы җитәкче һәм белгечләренә мөрәҗәгать иттек.

"Юлбат" хуҗалыгы зоотехнигы Энҗе Хаҗиева:

- 200 башлы сыер торагына реконструкция ясалды, түбәсе калай белән ябылды, тирес чыгару механизмы яңадан куелды, ишекләр миксер белән керә алырлык итеп уңайлаштырылды, идәннәре төзекләндерелде. Яңадан 100 башка исәпләнгән тудыру бүлегендә төзелеш эшләре төгәлләнү алдында. Яңа туган бозаулар өчен торак төзелә, ферма тирәсенә плитә юллар түшәлде.

"Явлаштау" җәмгыяте җитәкчесе Марсель Фәизов:

- 1977 елда төзелгән, 200 башка исәпләнгән торак бар иде. Шуны дәүләт ярдәме белән төзекләндердек, танымаслык та булды. Малларга да, анда эшләүче терлекчеләргә дә уңайлы хәзер. Түбәсе ябылды, тәрәзәләрен пластикка алыш­тырдык, ишекләре өр-яңа, эченә косметик ремонт үткәрелде.

Һәр хуҗалыкта да торак­ларны төзекләндерү өчен зур чыгымнар тотылган. Иркен утарлар, плитә юллар, уңай микроклимат булдырылган, кыскасы, төзекләндерү үткәрелгән торакларда түбән продукция белән генә канәгатьләнергә бер сәбәп тә калмаган кебек. Эшнең тәме ахырында күренә дигәндәй, бу яктан әле алда санап үтелгән хуҗалыкларның хәйран гына тырышлык куясы бар.

Программа кысаларында 200 баш терлеккә исәп­ләнгән торак өчен 2 миллион сум акча каралган. Республикада тер­лек­челек фермаларына юллар салу программасы да гамәлдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев