Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

200дән артык ватандашыбыз дүрт якын чит илдән Татарстанга күченеп киләчәк

Алар Казан, Әлмәт, Чаллы, Менделеевск, Мамадыш һәм Бөгелмә шәһәрләрендә урнашырга тели.

Ватандашларны ирекле күчерү программасы буенча якын чит илләрдә яшәүче 200дән артык ватандашыбыз Татарстанга күченеп килә алачак. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында шул хакта хәбәр итте.

«2019 елның ноябренә булган мәгълүматлар буенча, әлеге программада катнашу өчен ватандашларыбыздан 298 гариза килгән. Сайлап алганнан соң 211 ватандашыбыз һәм аларның гаиләләренең 374 әгъзасына Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының уңай бәяләмәсе бирелгән», - диде парламент башлыгы.

Ул аларның хәзерге вакытта Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстан һәм Кыргызстанда гомер итүен, Казан, Әлмәт, Чаллы, Менделеевск, Мамадыш һәм Бөгелмә шәһәрләренә күчеп килергә ниятләвен искәртте.

«ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан аларның республикабызда яшәвенең беренче елына мониторинг оештырылды. Әлеге эш күчеп килүчеләрнең тагын да нәтиҗәлерәк җайлашуына мөмкинлек бирер дип уйлыйбыз», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстанда 2019-2022 елларга ватандашларыбызның ирекле күчеп килүенә ярдәм күрсәтү буенча дәүләт программасы булдырылган.

Фото: zdrav.tatar.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев