Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2017 елда Казанга 2,7 миллион турист килгән

Гомумән алганда, Казанга беренче мәртәбә аяк баскан туристларның 77 проценты бирегә тагын килергә әзер.

2017 елда Казанга 2,75 миллион турист килгән. Бу – 2016 елга караганда 10 процентка артыграк. ТР башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан шәһәре Туризм үсешенә ярдәм күрсәтү комитеты директоры Дарья Санникова шул хакта хәбәр итте.

Узган елда Казанга 185 меңгә якын чит ил туристы килгән, диде ул. Аларның күбесен Кытай, Казахстан, Германия, Төркия һәм Чили гражданнары тәшкил иткән.

«Россия төбәкләрен алсак, Казанга туристлар нигездә Мәскәү, Санкт-Петербургтан, Свердловск, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән килгән», – диде Санникова.

Гомумән алганда, Казанга беренче мәртәбә аяк баскан туристларның 77 проценты бирегә тагын килергә әзер. ТР Туризмны үстерү үзәге тикшеренүләреннән күренгәнчә, туристларның 55 процентка якыны Казанга ял көннәрендә килгән.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев