Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2017 елда резервлар бетеп, дәүләт хезмәт хакларын түли алмаячак, дип фаразлый Россия Финанслар министрлыгы

Мондый хәл килеп чыкмасын өчен Россия халкының эшкә яраклылык яшен теләсә нинди юллар белән арттырырга кирәк.

"ТАСС" хәбәр иткәнчә, Россия финанс министрының беренче урынбасары Татьяна Нестеренко "Территория смыслов" яшьләр форумында чыгыш ясаганда икътисадка бәйле фаразларын җиткерде.
"Эшкә яраклылык яшен теләсә нинди юллар белән арттырга кирәк, пенсия һәм социаль сәясәт, мәгариф һәм социаль өлкәдәге сәясәт шуңа йөз тотарга тиеш", - дип белдергән Нестеренко.
Шулай ук аның сүзләренчә, хезмәтнең нәтиҗәлелеген һәм халыкның икътисади активлыгын арттыруны да тәэмин итү зурар. Эшләүче кешеләр өчен уңайлы шартлар булдыру моңа булышачак, дип саный министр урынбасары.
Россия икътисадында реформалар булмау 2017 елда резервлар бетүгә һәм икътисади проблемаларга китерергә мөмкин, дип саный Нестеренко.
"Бернәрсәне дә үзгәртмибез икән, киләсе ел азагына бездә резервлар да, хезмәт хакларын түләү өчен мөмкинлекләр дә булмаячак, бездә җитди икътисади проблемалар булачак", - дигән ул.
Нестеренко искәртеп узганча, нефть-газ табышлары Россия бюджетына "елга булып аккан" вакытта яңа проектлар башлау, пенсияләрне һәм хезмәт хакларын индексацияләүдән тыелып калу авыр булган. "Безнең хәзерге икътисад без җыйган һәм без үтәргә тиешле йөкләмәләргә җавап бирми", - дип белдергән җитәкче.
http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев